ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә урта һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә 2015 елның 27-30 апрелендә терлек үрчетү мәсьәләләре буенча укулар булачак.
Республикада сабан культураларын чәчү бара.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре 25 апрельдә узган гомумшәһәр өмәсендә яшь үсентеләр утырту акциясендә актив катнаштылар.

24
апрель, 2015 ел
җомга
Агымдагы елның 24 апрелендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Россия Федерациясе Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлеге Татарстан республика оешмасының VII хисап-сайлау конференциясе узды. 
Иртәгә, 25 апрельдә, шәһәрнең 8 мәйданчыгында Татарстан Республикасы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән, көндәлек азык-төлек товарлары белән тәэмин итүне яхшырту максатларында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “2015 – 2017 елларга Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” ведомство программасында катнашучы крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алуга конкурс уздыру турында игълан итә.
Кукмара муниципаль районы Зур Сәрдек авылында Татарстан Республикасының атказаган агрономы Җәүдәт Йосыпов берничә ел инде суган орлыгы (карабаш (чернушка) һәм сенчик) җитештерү белән уңышлы шөгыльләнеп килә. Бу эшне ул үзенең йорт тирәсендәге бакчасында һәм 1 га мәйданлы пай җирендә башлап җибәрә. 2014 елда лаеклы ялга кткәч, орлыклык суган чәчүне 3 гектарга кадәр җиткерә.
Сарман муниципаль районының «Нөркәй» АФ базасында терлекләрне җәйге лагерьга чыгаруга әзерләнү мәсьәләсе буенча семинар-киңәшмә узды, ул Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов рәислегендә барды.

23
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
22 - 24 апрельдә Мәскәүдә уза торган «Бердәм дөнья – бердәй сәламәтлек» V халыкара ветеринария конгрессында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинованың урынбасары Айрат Гәрәев,район дәүләт ветеринария берләшмәләре башлыклары катнаша.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 23 мартындагы 465-рномерлы Күрсәтмәсе нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә 2015 елның 23 мартыннан аерым күрсәтмә биргәнчегә кадәр янгынга каршы махсус режим билгеләнгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International