“Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә урта һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә 2015 елның 27-30 апрелендә терлек үрчетү мәсьәләләре буенча укулар булачак.
Бу программа “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә урта һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе каршында терлек үрчетү мәсьәләләре буенча читтән торып белем алучы техник-технологлар өчен эшләнгән.
Хуҗалык итүнең базар рәвешләре һәм импортны алмаштыру шартларында терлекчелек продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру шактый дәрәҗәдә агрозоотехник хезмәтне нәтиҗәле оештыруга һәм гомумән терлек үрчетү хезмәтенең ничек эшләвенә бәйле.
Терлек үрчетүнең интенсивлыгы һәм нәтиҗәлелеге – киң масштаблы максатчан юнәлештәге селекциянең төп чарасы ул, шуның исәбенә терлекләрнең нәселен яхшырту темплары тизләтелә һәм бу исә терлекчелек продукциясен арттыруга һәм аның сыйфатын яхшыртуга китерә.
Бу юнәлештәге эшчәнлекнең төп асылын нәсел эшенең максатчан юнәлештәге селекциясе һәм югары продуктлы сөт терлекчелеген үрчетү; терлекләрне нормалаштырып тукландыруны оештыру; сөт терлекчелеген ветеринария-санитария ягыннан тәэмин итү; җитештерү процессларын механикалаштыру; югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү; алдынгы технологияләрне гамәлгә кертү һәм кирәкле җайланмалар, приборлар һәм инструментлар белән җиһазлау тәшкил итә. Бу мәсьәләләрнең барысы да уку программасына кертелгән.