Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика комитеты эшчәнлегенә йомгаклар ясалды

2015 елның 24 апреле, җомга

Агымдагы елның 24 апрелендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Россия Федерациясе Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлеге Татарстан республика оешмасының VII хисап-сайлау конференциясе узды. Конференциядә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Россия Федерациясе агросәнәгать комплексының хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Үзәк комитеты рәисе Наталья Агапова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин, Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, авыл хуҗалыгы тармагын җитештерү алдынгылары, яшьләр советы әгъзалары,Татарстан Республикасының һөнәр берлеге активы катнашты.

Конференцияне Һөнәр берлегенең республика комитеты рәисе  Фәридә Гарифуллина ачты.

Конференциядә катнашучылар Һөнәр берлегенең республика комитеты һәм контроль-ревизия комиссиясе эше турында хисап тыңладылар.

Хисап чорында аның эшчәнлеге оешмалар хезмәткәрләрнең хезмәт һәм социаль-икътисадый хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итү эшенә җитәкчелек итүгә һәм аны җайга салуга юнәлдерелгән булуы хакында сүз барды. Социаль партнерлык кысаларында Һөнәр берлегенең республика комитеты тарафыннан тармак министрлыгы белән хезмәттәшлек итүгә аеруча зур игътибар бирелә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелегенең конкрет ярдәме белән Һөнәр берлегенең республика комитеты социаль партнерлык якларын киңәйтүгә иреште.

Аннары конференциядә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады. Үз чыгышында ул АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуы хакында сөйләде, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең хокукларына кагылышлы мәсьәләләргә тукталды, аерым алганда, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләргә вакытында хезмәт хакы түләү, аларның хезмәтен саклау мәсьәләләрен күтәрде. Аннары конференциядә катнашучыларның күпсанлы сорауларына җаваплар бирде.

Конференция барышында рескомның эшче оршганнары сайланды. Аннары терлекчелек продукциясе җитештерү буенча югары уңышларга ирешкән АПК алдынгыларына, һөнәр берлегенең иң актив әгъзаларына рәхмәт хатлары һәм шифаханә-курорт юлламалары тапшырылды.

Конференция делегатлары алдагы срокка Һөнәр берлегенең республика комитеты рәисе итеп бертавыштан кабат Фәридә Гарифуллинаны сайладылар.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International