22 - 24 апрельдә Мәскәүдә уза торган «Бердәм дөнья – бердәй сәламәтлек» V халыкара ветеринария конгрессында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, аның урынбасары Айрат Гәрәев,район дәүләт ветеринария берләшмәләре башлыклары катнаша.
Конгресс бөтен Евразия Икътисадый Берлеге киңлегендә ветеринария өлкәсендәге иң төп чаралардан санала. Конгрессның югары статусы дәүләт тарафыннан актив ярдәм күрсәтелү һәм анда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының, Россельхознадзорның, чит илләрнең һәм БДБ илләренең дәүләт ветеринария инспекторларының катнашуы белән, шулай ук чакырылган чит ил һәм үзебезнең нотыкчыларның югары профессиональ дәрәҗәдә булулары белән аңлатыла, алар арасында 20 илдән галимнәр һәм административ ветеринария органнары вәкилләре бар.
Конгресс программасы кысаларында сәнәгать терлекчелегендәге, кошчылык һәм дуңгызчылыктагы актуаль ветеринария проблемаларына, шулай ук азык-төлек иминлеге проблемаларына багышланган дүрт төп конференция уздыру планлаштырыла. Конференцияләрдә бөтен дөньяда һәм шулай ук Россиядә хайваннар һәм кошлар арасында була торган аеруча куркыныч һәм икътисадый әһәмиятле йогышлы авырулар таралуы, эпизоотиянең торышы турында мәгълүмат булчак. Мониторинг, иммунопрофилактика, ветеринариягигиенасы, технологик процедураларны модернизацияләү, ветеринария практикларының, терлекчелек продукциясен җитештерүчеләрнең һәм ветеринария законнарын һәм күзәтчелек функуцияләрен гамәлгә ашыручы дәүләт административ структураларының хезмәттәшлеген җайга салу мәсьәләләре дә күтәреләчәк.
Конгресс кысаларында планлаштырылган түгәрәк өстәлләр терлекләрдәге аерым авыруларны бетерү (мәсәлән, африка дуңгыз чумасы, тилчә (ящур), дуңгызларда репродуктив һәм респиратор синдром, котыру авыруы, терлекләрдәге дерматомикоз һ.б.лар) проблемаларына, шулай ук терлек азыгы җитештерү, генетика иселекция өлкәсендәге соңгы казанышлар проблемаларына багышлана. Беренче мәртәбә кеше өчен азык-төлек продукциясенең аерылгысыз өлешен тәшкил итүче аквакультура буенча түгәрәк өстәл уздырыла, анда ветеринария һәм биоиминлек мәсьәләләре каралачак.