Сарман муниципаль районының «Нөркәй» АФ базасында терлекләрне җәйге лагерьга чыгаруга әзерләнү мәсьәләсе буенча семинар-киңәшмә узды, ул Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов рәислегендә барды.
Нәҗип Хаҗипов Терлекчелек буенча 1 кварталдагы эш йомгаклары һәм 2015 елның җәйге чорына бурычлар белән таныштырды.
Чарага Актаныш, Зәй, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Сарман, Тукай муниципаль районнары авыл хуҗалыгы предприятиеләренең терлекчелек буенча консультантлары, нәсел хезмәте белгечләре, ветеринария инспекторлары, зоотехниклары, ветеринария табиблары, ферма мөдирләре, терлекләр үрчетү технологлары һәм башкалар чакырылган иде.
Сәламләү сүзе белән һәм район белән кыскача таныштырып, Сарман муниципаль районы башлыгы Гүзәл Гәрәева чыгыш ясады.
Семинарда катнашучылар алдында «Агросила Групп» ҖЧҖнең генераль директоры Фәнис Газетдинов чыгыш ясады.
Сөт терлеге өчен югары протеинлы һәм экструдицияле азык әзерләү һәм куллану технологиясе турында Россия авыл хуҗалыгы фәннәр академиясенең Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты ФТҮ җитәкчесе Шамил Шакиров сөйләде.
Нәсел эше хезмәтенең эш йомгаклары һәм агымдагы ел ахырына кадәр куелган бурычлар турында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илсур Закиров чыгыш ясады.
Семинарда шулай ук терлекләрнең сакланышы һәм терлекләрдә лейкоз проблемалары, терлек сую пунктлары буенча таможня берлеге регламентын үтәү мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар.
Семинар-киңәшмәнең практик өлеше «Нөркәй» агрофирмасының Юлтимер комплексы базасында узды, директор Вазыйх Гыйльметдинов катнашучыларны эре мөгезле терлекләр өчен җәйге лагерь, бозаулату бүлеге һәм профилакторий белән, азык җыю техникасының торышы һәм яшел конвейерны оештыру эшләре һ.б.лар белән таныштырды.