Кукмара муниципаль районы Зур Сәрдек авылында Татарстан Республикасының атказаган агрономы Җәүдәт Йосыпов берничә ел инде суган орлыгы (карабаш (чернушка) һәм сенчик) җитештерү белән уңышлы шөгыльләнеп килә. Бу эшне ул үзенең йорт тирәсендәге бакчасында һәм 1 га мәйданлы пай җирендә башлап җибәрә. 2014 елда лаеклы ялга кткәч, орлыклык суган чәчүне 3 гектарга кадәр җиткерә.
Даниловский сортлы карабаш орлыгын алу өчен Җәүдәт Йосыпов 2015 ел уңышы өчен шалкан суган утырта һәм ашлама кертә.
Сенчик суганының уңышы агротехнологияне үтәгәндә гектардан 200 центнерга кадәр җитә, хәтта күбрәк тә була. Орлыклык суганны саклау өчен ШЯХта (ЛПХ) вентиляцияле җылы бина бар. Суганны чистарту һәм сортировкалау өчен үзе махсус станок ясаган. Уңыш җыярга ел саен яхшы түләү белән авыл кешеләре җәлеп ителә.
Зур Сәрдек авыл җирлегендә берничә гаилә шулай 200 тоннага кадәр орлыклык суган җитештерәләр. Халык өчен дә, күпләп сатып алучылар өчен дә интернет аша Даниловский, Штутгартер Ризен, Стурон, Альбион һәмРед Барон сортларыннан суган орлыгы тәкъдим итәләр.
2014 елда Җәүдәт Йосыповның улы Рүзәл институтны тәмамлагач туган авылына кайта һәм КФХ ача, ул шулай орлыклык суган үстерү һәм сату белән шөгыльләнәчәк.
Рүзәл бөртекле һәм азык культуралары өчен дә чәчү мәйданын 12 гектарга кадәр арттырырга уйлый, шул исәптән орлык өчен суган җирен дә 5 гектарга кадәр арттыруны, яңа яшелчә саклау урыны төзүне һәм трактор сатып алуны планлаштыра.
Бүгенге көндә “2015 елда Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм” ведомство программасында катнашуга документлар әзерләнә.
Шунысын да билгеләп китәргә кирәк, әлеге программада Кукмара районында яңа оешкан 40ка якын КФХ катнашачак. Район администрациясе тарафыннан аларга 5 мең га авыл хуҗалыгы җирләре бүлеп бирелгән һәм конкурс материалларын әзерләүдә оешкан төстә методик-консультация ярдәме күрсәтелә.