Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакырабыз

2015 елның 24 апреле, җомга

Иртәгә, 25 апрельдә, шәһәрнең 8 мәйданчыгында Татарстан Республикасы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән, көндәлек азык-төлек товарлары белән тәэмин итүне яхшырту максатларында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.

Шәһәрнең Совет районында авыл хуҗалыгы продукциясен сату ике мәйданчыкта: “Казан” агросәнәгать комплексында (Аграрный ур., 2) һәм Дәрвишләр бистәсендә (Липатов ур., 7 йорт, “Дәрвиш” базары территориясендә) оештырыла.

Агросәнәгать паркына Арча, Саба, Аксубай, Кукмара муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре үз продукциясен алып килә, Дәрвишләр бистәсендәге базарга Әлки муниципаль районыннан киләләр.

Яңа Савин районында “Яңа Савин күпләп-ваклап сату базары” ААҖ каршындагы мәйданда (Адоратский ур., 21) Яңа Чишмә һәм Спас муниципаль районнары товар җитештерүчеләренең авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.

Казанның Авиатөзелеш районында, 123 нче һөнәри лицей каршындагы мәйданда (Дементьев ур., 39 йорт) Биектау муниципаль районыннан һәм республика предприятиеләреннән товар җитештерүчеләр үз продукциясен сатачак.

Шәһәрнең Мәскәү районында, Г. Коләхмәтов һәм Восстание урамнары киселешендә, ("Пятерочка+" супермаркетына каршы территориядә) шулай ук чагыштырмача арзанрак бәяләрдән Буа муниципаль районы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.

Киров районы халкы "Җиләкле бистәсе" сәүдә үзәге каршындагы территориядә (Краснококшайский ур., 152/2) Кама Тамагы муниципаль районы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең продукциясен сатып ала алачаклар.

Казанның Вахитов районында ярминкәләр ике мәйданчыкта узачак: Чехов базары артында Достоевский урамы буенча, монда Алексеевск муниципаль районы товар җитештерүчеләре үз продукциясен алып килә һәм Тинчурин урамы, 19 йорт мәйданчыгында Теләче муниципаль районы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең продукциясе булачак.

Чаллы шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре ике мәйданчыкта узачак. Шәһәрнең Комсомольск районында Сарман трактында һәм 27 микрорайонда, Тынычлык һәм Мәскәү проспектлары арасында Г.Камал ис. бульварда Чаллы халкына Татарстан Республикасының Сарман, Менделеевск, Минзәлә, Азнакай, Лениногорск, Мөслим муниципаль районнары авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре үз продукциясен тәкъдим итәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International