Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “2015 – 2017 елларга Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” программасы буенча конкурс игълан итә

2015 елның 24 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “2015 – 2017 елларга Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” ведомство программасында катнашучы крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алуга конкурс уздыру турында игълан итә.

Гаризалар һәм документлар Министрлык тарафыннан 2015 елның 24 апреленнән 21 маена кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеевский ур., 36 йорт, 3 кат, 309 бүлмә.

Кабул итү эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр башкарыла.

Элемтә өчен телефоннар: (843)  221- 76 - 53факс (843) 221 76 – 54 (55)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International