Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре 25 апрельдә узган гомумшәһәр өмәсендә яшь үсентеләр утырту акциясендә актив катнаштылар.
Искәртеп үтәбез, быел 374 га мәйданда 1,2 миллионнан артык яшь агач утыртылды.Акция уздыру өчен Урман селекция-орлыкчылык үзәгеннән һәм “Урман” ведомство дәүләт бюджетучреждениеләренең урман питомникларыннан ылыслы һәм йомшак яфраклы агачларның утыртма материаллары әзерләнгән иде.