Республикада сабан культураларын чәчү бара.
Бүгенгә 490,4 мең га мәйданда уҗым культуралары һәм күпьеллык үлән ашламаланган, шул исәптән уҗым культуралары – 285,6 мең га, күпьеллык үлән – 204,8 мең га.
149,2 мең тонна орлык инркрустацияләнгән, фаразның 43%ын тәшкил итә.
Язгы кыр эшләрен башкару өчен Татарстан Республикасында 85,6 мең тонна минераль ашлама тупланган,ягъни 1 гектарга 30,4 кг туры килә, көзге ашламалауны да исәпкә алсак, 101,8 мең тонна тәшкил итә, ягъни 1 гектарга 36,1 кг туры килә.
Республика районнарында сабан чәчүе 10,1 мең гектар мәйданда башкарылган, шул исәптән бөртекле сабан культуралары – 8,9 мең га, шулардан 7,1 мең га – арпа.