Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим билгеләнде

2015 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 23 мартындагы 465-рномерлы Күрсәтмәсе нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә 2015 елның 23 мартыннан аерым күрсәтмә биргәнчегә кадәр янгынга каршы махсус режим билгеләнгән иде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан агымдагы елның 25 мартыннан “Янгын куркынычсызлыгы чаралары турында” боерык чыгарылган иде, аның нигезендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру өчен җаваплылык сезонлы кыр эшләрен башкару буенча оператив штабка йөкләнде. Вәзгыятьне мониторинглау өчен җаваплы затлар итеп районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре хезмәткәрләре билгеләнде.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең хисап белешмәләреннән күренгәнчә, Татарстан Республикасы муниципаль районнарында агымдагы елның 1 кварталында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы предприятиеләре янгынга каршы чаралар үткәрүгә 13 млн. сумнан артык чыгым тоттылар. 2124 бер. янгын сүндерү чаралары сатып алынды, 351 кеше янгын сүндерү программасы буенча укытылды.

Коры үләннәрне һәм калдыкларны яндыруга каршы ашыгыч чаралар күрергә кирәк. Төрле милек рәвешендәге авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре язгы кыр эшләре барышында коры үләннәрне, саламнарны башбаштакланып яндыруга юл куймаска, тәүлек буе кизү торуны оештырырга, янгын куркынычсызлыгы депосын телефон яисә ашыгыч хәбәр биреп була торган башка радиоэлемтә чаралары белән тәэмин итәргә тиешләр.

Агымдагы елның янгын куркынычсызлыгы чорына авыл хуҗалыгы формированиеләре һәм АПК предприятиеләре җитәкчеләре тәэмин итә торган чаралар комплексына шулай ук: оешмада янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен җаваплы затны боерык нигезендә билгеләп кую, сулы буалар кору, табигый һәм ясалма сулыкларга үтеп керү юлларын ясау, шулай ук янгынга каршы техниканы су белән тәэмин итү җайланмаларын урнаштыру, биналар һәм корылмалар арасында янгын очрагына дип буш калдырылган урыннарны материаллар саклау, транспорт парковкалау урыны итеп куллануны булдырмау, барлыкка килергә мөмкин булган гадәттән тыш хәлләргә оператив ярдәм итү өчен финанс, матди ресурслар резервын булдыру һәм башкалар керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International