ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2015 ел
дүшәмбе
Узган атнада Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында Көтек авылы янәшәсендә төзелгән махсус терлек чалу урынын ачу тантанасы булды.

1
август, 2015 ел
шимбә
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы Ямаш (Ямаши) авылында “Җиләкле үзән” җир җиләге һәм кура җиләге фермасы плантацияләрендә җир җиләге өлгерде. Шушы көннәрдә аны җыя башладылар.
31 июльдә Арча дәүләт-сорт участогы кырларында грунтларны сортлар буенча тикшерү йомгаклары буенча Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов рәислегендә киңәшмә узды.

31
июль, 2015 ел
җомга
Бүген “Татарстан кошчылык сәнәгате” («Татптицепром») ААҖнең 50 еллыгына багышланган юбилей кичәсе булды.
1 августта «Казан» Халыкара ат-спорт комплексында (Казан ипподромында) Сабантуйга һәм Су спорт төрләре буенча FINA 2015 дөнья чемпионатына багышланган ат чабышлары узачак.
«Татагрохим» ААҖ системасы предприятиеләре районнарда әче туфракны известьлау эшләре башкараларбүгенгә әче туфраклы 20 мең га җиргә 290 мең тонна известьлы ашлама кертелдеӘче туфракны известьлау буенча эшләр Әгерҗе, Аксубай, ӘлмәтАрча,ӘтнәКайбыч, Саба, Балык Бистәсе һәм Тукай районнарында яхшы темплар белән бара.

30
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән бергә урып-җыю эшләренең барышы белән танышу максатында Биектау, Әтнә һәм Арча муниципаль районнарында булды.
29-30 июльдә”2015 – 2017 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм итү” программасы буенча крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу буенча конкурс комиссиясе утырышы булды. Грантларның гомуми суммасы 48 млн. 94мең сум, шулардан 33 млгн. 666 мең сумы федераль бюджеттан бирелә, бу финанслашуның 70 процентын тәшкил итә.
Татарстан Республикасының Төбәк азык-төлек фонды операторлары - «Татагролизинг» ААҖ һәм «РАЦИН» ДУП операторлары каршындагы бурычларны түләгәндә исәп-хисаплар ясау өчен, шулай ук республика икмәк кабул итү предприятиеләре һәм элеваторлар хезмәтләренә түләү өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2015 ел уңышы ашлыгына түбәндәге бәяләрне тәкъдим итә.
Республиканың Актаныш муниципаль районы урып-җыю кампаниясе нәтиҗәле оештырылган. 99 ашлык җыю комбайныннан 97се кырда эшли (1 комбайнга йөкләнеш -559 га). урып-җыю эшләре барышында барлыкка килә торган мәсьәләләрне оператив хәл итү өчен штаб төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International