«Татагрохим» ААҖ системасы предприятиеләре районнарда әче туфракны известьлау эшләре башкаралар, бүгенгә әче туфраклы 20 мең га җиргә 290 мең тонна известьлы ашлама кертелде. Әче туфракны известьлау буенча эшләр Әгерҗе, Аксубай, Әлмәт, Арча,Әтнә, Кайбыч, Саба, Балык Бистәсе һәм Тукай районнарында яхшы темплар белән бара.Мәсәлән, Әтнә районында агрохимиклар отряды 1328 га җирдә әче туфракны известьладылар, кырларга район карьерыннан 11514 тонна известьлы ашлама чыгарылды.
Районнарда «Татагрохим» ААҖ карьерларында 200 мең тоннадан артык известьлы ашлама чыгарылды. Арча, Әтнә, Балтач, Буа, Саба, Чистай районнары карьерларында актив эшлиләр.
Шуны да әйтергә кирәк, агрохимикларның ярдәмче хуҗалыкларында да урып-җыю эшләре башланды. Бу хуҗалыклар уракны Буа, Саба, Кайбыч һәм Балык-Бистәсе районнарында оешкан төстә алып баралар.