Узган атнада Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында Көтек авылы янәшәсендә төзелгән махсус терлек чалу урынын ачу тантанасы булды.
Чарада район хакимияте башлыгы Илшат Нуриев, авыл җирлекләре башлыклары, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм ит җитештерү белән шөгыльләнүче эшкуарлар катнашты.
Башта Арча районы башлыгы Илшат Нуриев чыгыш ясады. «Без законнарны үтәргә тиеш. Барлык таләпләргә туры килә торган пунктны төзеп биргән өчен Нияз Шәрәповка зур рәхмәт. Монда хәләл ит әзерләячәкләр, бу елдан башлап район мәктәпләре һәм балалар бакчалары итне шунда гына сатып алачаклар», - диде ул.
Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов 1 июльдән терлек чалу тәртибен аңлатты, яңа пунктның ничек эшләве турында сөйләде.
«Терлекне пунктка сую өчен китергәндә үзең белән милкең турында - авыл җирлегеннән һәм прививкалар турында участок ветеринария табибыннан белешмә булырга тиеш. 1 июльдән ветберләшмә келәймә турында белешмә бирмәячәк», - дип аңлатты район ветеринария берләшмәсе башлыгы.
Пунктка китерелгән терлекне кабул итеп алгач, дезинфекциялиләр, машинаны юалар. Шул ук көндә суярга мөкинлек булмаганда, терлекне урнаштырып торырга урын да бар. Цехларда заманча җайланмалар урнаштырылган, суыткычлар эшли. Әгәр бәясе белән килешсәләр, итне шунда ук тапшырып калдырырга һәм акчасын алып китәргә дә мөмкин.
«Кирәк булса, без терлекне үзебез дә килеп ала алабыз», – диде пункт мөдире Нияз Шәрәпов.
Район башлыгы Илшат Нуриев хосусый секторда сыерлар саны кимегәнгә борчылуын белдерде. Чулпанавылында 78 хуҗалыкка бары 3 сыер бар.
«Бу мәсьәләне контрольдә тотсагыз иде», – дип мөрәҗәгать итте ул хуҗалыклар җитәкчеләренә.
Исегезгә төшерәбез, ите сату өчен әзерләнгән терлекләр 2015 елның 1 июленнән бары тик махсус чалу пунктларында гына суелырга һәм эшкәртелергә тиеш.