Татарстанның Әлмәт районында җир җиләгенең (клубниканың) беренче уңышын җыя башладылар

2015 елның 1 августы, шимбә

Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы Ямаш (Ямаши) авылында “Җиләкле үзән” җир җиләге һәм кура җиләге фермасы плантацияләрендә җир җиләге өлгерде. Шушы көннәрдә аны җыя башладылар.

Фермада быел июнь аенда 130 км җир җиләге түтәлләре һәм 50 км кура җиләге утыртылган иде.

Кура җиләгенең тәмен киләсе елда гына татып була әле.

Бүген исә бу ферма хезмәткәрләре җир җиләге җыялар һәм түтәлләрне эшкәртәләр. Монда 50 кеше эшли. Эшләүчеләр арасында күбрәк студентлар, мәктәп балалары, Әлмәт шәһәре, Рус АкташыЮгары Акташ, Новоникольск, Ямаш авыллары кешеләре.

Әлмәттә җиләк кластеры барлыкка килү авыл кешеләре өчен эш урыннары булдыруга ярдәм итте.

Өлгергән җиләкне тагын 3-4 атна җыячаклар. Җиләкне беренче сатып алучылар да бар инде. Аның бер килограммы - 200 сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International