31 июльдә Арча дәүләт-сорт участогы кырларында грунтларны сортлар буенча тикшерү йомгаклары буенча Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов рәислегендә киңәшмә узды.
Киңәшмәдә «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы идарәсе,«Татарстанның элиталы орлыклары» СРО ассоциациясе, ТатНИИСХ ФДБФУ, Татарстан төбәкараветеринария лабораториясе җитәкчеләре һәм белгечләре һәм хуҗалыклар җитәкчеләре, агрономнары катнашты.
Чараның максаты — авыл хуҗалыгы культуралары орлыкларын намуссыз юл белән таратучыларны ачыклау.
Киңәшмә барышында көзге культураларның орлыкларын сертификацияләү һәм аларны алдагы чәчүгә әзерләү мәсьәләләре дә каралды.
Бу темага киңрәк киңәшмә 3 августта Чистай дәүләт-сорт участогында узачак.