Республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов Биектау, Әтнә һәм Арча муниципаль районнарында булды

2015 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән бергә урып-җыю эшләренең барышы белән танышу максатында Биектау, Әтнә һәм Арча муниципаль районнарында булды.

Биектау районында аларны Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасы  министрлыклары һәм ведомство вәкилләре озата йөрде.

Рөстәм Миңнеханов вертолетта районның «Правда» ҖЧҖ (Мәмдәл авылы), «Татмелиорация-Агро» ҖЧҖ (Айбаш,  Каракүл авыллары), «Битаман» ҖЧҖ (Зур Битаман, Кече Битаман авыллары) «Әсән»ҖЧҖ (Алат спирт заводы авылы), «Биектау» АФ ҖЧҖ (Шыпшыек  авылы) кырлары өстеннән очып узды.

Дөбъяз авылы янында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл башлыклары белән очрашты. Әңгәмә барышында кырлардагы хәлләр турында сөйләштеләр. 2015 елның 30 июль көненә оператив мәгълүматлар буенча Биектау районында  3,5 мең гектар уңыш мәйданнарының 11 % ашлыгы сугып бетерелгән, 7,9 мең тонна икмәк сугылган. Эшләп чыгару күләме тәүлегенә 1,1 гектар тәшкил итә. Рөстәм Миңнеханов хуҗалыкларны җыю эшләрен шул темпта алып барырга өндәде.

«Биектау районының мөмкинлекләре зур. Ул республикада күп күрсәткечләр буенча алдынгыларның берсе, - дип ассызыклады ул. – Бүген биредә нык үзгәрешләр сизелә. Күп санлы социаль проектлар гамәлгә ашырыла, эре инвесторлар җәлеп ителә. Хәзер иң мөһиме – динамиканы киметмәү».

Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин сүзләреннән күренгәнчә, бүгенге көндә бөртеклекультураларның уртача уңышы гектардан 22,5 центнер тәшкил итә. Кыр эшләре җайга салынган, 65 комбайн эшли, һава шартлары үзгәрмәсә, урып-җыюны август ахырына кадәр тәмамларга планлаштырыла.

Рөстәм Миңнехановка кыр эшләрендә катнашучы комбайнчыларга һәм механизаторларга тудырылганшартлар турында да сөйләделәр: өч мәртәбә ашату оештырылган һәм алдынгыларга акчалата премияләрбирәләр.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов район җитәкчелегеннән республика программаларының үтәлеше, гаилә фермаларын һәм кече хуҗалыкларны үстерү белән кызыксынды.

«Биектау халкының аерым өстенлеге бар – сез Казан янында. Һәм сезнең аша боҗра юл үтә. Бу сезгә бизнесны үстерергә дә, авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлеген арттырырга да киң мөмкинлекләр ача», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов. 

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Әхмәтов Әтнә муниципаль районы кырларындагы эшләр белән таныштылыр. Аларны монда район башлыгы Габделәхәт Хәкимов озата йөрде.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов районның механизаторлары, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм авыл җмрлекләре башлыклары белән очрашты.

Әтнә районы республиканың төньягында урнашкан һәм урып-җыю эшләре башланып кына килүгә дә карамастан, Рөстәм Миңнеханов урып-җыю эшләренең оештырылуын һәм барышын уңай бәяләде.

Рөстәм Миңнеханов «Таң” хуҗалыгы терлекчелек комплексының яңа объектлары – азык әзерләү цехы, 800 башка исәпләнгән терлек абзары, сыекр саву залы һәм яшь бозаулар урыны белән танышты.

Сыер саву залында бер үк вакытта 32 сыер савалар. Бөтен җирдә тәртип, чисталык хөкем сөрә. Рөстәм Миңнеханов шулай ук азык рационы, бозауларны тоту шартлары белән дә кызыксынды.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның бүгенге эш сәфәре Арча муниципаль районында тәмамланды. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында ул шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм район башкарма комитеты җитәкчксе Илшат Нуриевбелән йөрделәр. 
«Ак Барс» агрокомплексы» ҖЧҖ кырларында хуҗалык җитәкчесе Шәйдулла Сәләхов урып-җыю эшләренең барышы турында сөйләде, үстерелә торган культураларның үрнәкләрен күрсәтте.

Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев районда гамәлҗгә ашырылда торган республика программалары турында, социаль объектларны капиталь ремонтлау, яңаларын төзү, юллар ремонтлау турында сөйләде. Ул шулай ук муниципалитетның җирле хакимият органнарына сайлауларга әзерләнүе турында да әйтеп узды. Тавыш бирүдә район буенча 40 меңләп кеше катнашырга тиеш, диде ул.

Урып-җыюда катнашучы механизаторлар, хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар белән очрашу барышында Рөстәм МиңнехановАрча - бүген уңышка иң бай районнарның берсе, диде. «Хәзер иң мөһиме – барлык уңышны вакытынды җыеп алу», - дип ассызыклады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International