Татарстан парламенты башлыгы: «Иң кыен вакытта да без тармакны саклап кала алдык»

2015 елның 31 июле, җомга

Бүген “Татарстан кошчылык сәнәгате” («Татптицепром») ААҖнең 50 еллыгына багышланган юбилей кичәсе булды.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, «Татптицепром» ААҖ директоры Марс Алиев, «Ак Барс» холдинг компаниясе”генераль директоры Иван Егоров, «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖнең директорлар Советы рәисе, «Челтәр компаниясе» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев катнашты.

Бу эре трест 1965 елда РСФСРның Авыл хуҗалыгы министрлыгы боерыгы нигезендә оеша һәм иң катлаулы икътисадый чорларда сакланып кала.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы җитәкчелеге исеменнән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кошчылык тармагы хезмәткәрләренә котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

Парламент башлыгы тармак ветераннарына иң авыр икътисадый елларда да Татарстанда кошчылык тармагын саклап калулары өчен рәхмәт әйтте. Ул шулай ук әлеге тармакка Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең аерым игътибар бирүен дә билгеләп үтте.

“Татарстанның кошчылык тармагында яңа технологияләр, башка төр финанс механизмнары тотылуынкүрәбез. Бүген ул аягында нык басып тора дип әйтергә була, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. - Селекция буенча әзрәк калышу аркасында кошлар үрчетү өчен читтән йомыркалар кайтарырга туры килсә дә,тулаем технологик чылбыр уңышлы корылган,” - дип өстәде парламент рәисе. Татарстан тавыкларыныңбренды илнең төбәк базарларында конкуренцияне нык тотуын ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Кошчылык тармагы татарстанлыларның гомуми ит рационыннан яртысын диярлек тәшкил итәһәм әлеге продукция күбесенчә үзебездә җитештерелә. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, шул рәвешле чит ил продукциясен алыштыруның мөһим стратегик мәсьәләсе хәл ителә.

Татарстан кошчылыгы үз рекордларын куя. 2015 елның 1 июленә республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында тавыкларның баш саны бер ел эчендә 4 процентка арткан һәм 13,2 миллионга җиткән. Йомырка җитештерүдәге үсеш 10 процентка арткан. Киләчәктә, елына 1 миллиард йомырка җитештереп, яңа рекорд куелырга мөмкин.

Ирешелгән уңышларда тармак хезмәткәрләрнең югары профессиональ осталыклары чагыла. Кешеләр үз эшләренең кадерен белә, чөнки эшләренә карап хезмәт хакы түләнә, ә ул исә, авыл хуҗалыгы өлкәсе буенча уртача хезмәт хакыннан шактыйга күбрәк, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. Ул бу тармакның төп җитештерүчеләреннән «Чаллы-Бройлер” ҖЧҖ һәм “Ак Барс” холдинг компанияләрен билгеләп үтте, төп җитештерү күләмнәрен менә шушы ике компания тутыра, диде. Республиканың бу тармагында 6,5 меңгә якын кеше эшли.

Үз чыгышында парламент җитәкчесе әлеге тармакның уңышлы үсешендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның өлеше зур булуын билгеләп үтте.

Фәрит Мөхәммәтшин кошчылык тармагының алдынгы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Ул шулай ук “Татарстан кошчылык сәнәгате” ААҖ директоры Марс Алиевка Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев исеменнән котлау тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International