Актаныш муниципаль районында урып-җыю эшләре барышында барлыкка килә торган мәсьәләләрне оператив хәл итү өчен штаб төзелгән

2015 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Республиканың Актаныш муниципаль районы урып-җыю кампаниясе нәтиҗәле оештырылган. 99 ашлык җыю комбайныннан 97се кырда эшли (1 комбайнга йөкләнеш -559 га). урып-җыю эшләре барышында барлыкка килә торган мәсьәләләрне оператив хәл итү өчен штаб төзелгән.   Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге 86 КамАЗга шәхси ташучылардан тагын 31 берәмлек автомашина өстәлгән. Туфракны көзге культураларны чәчүгә әзерләү өчен кырларда комбайннар артыннан туфрак эшкәртү агрегатлары бара.

Комбайнчыларны кызыксындыру һәм урып-җыюның сыйфатын арттыру максатларында, ревизиякомиссияләре аларныңэшенә бәяләр бирәләр һәм механизаторларның кенәгәләрендә ул күрсәткечләрне билгеләп куялар. Хуҗалыкларда комбайнчыларны матди кызыксындыру чаралары каралган. Ай саен комбайннарга, башка урып-җыю машиналарына һәм агрегатларына техник хезмәт күрсәтелүне инженер-техник персонал тикшереп тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International