«Казан» Халыкара ат-спорт комплексында Сабантуйга һәм Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына багышланган ат чабышлары булачак

2015 елның 31 июле, җомга

1 августта «Казан» Халыкара ат-спорт комплексында (Казан ипподромында) Сабантуйга һәм Су спорт төрләре буенча FINA 2015 дөнья чемпионатына багышланган ат чабышлары узачак.

Программада Россиянең иң яхшы атлары катнашында барысы бәйге һәм 3 заезд каралган, бәйгеләрдә катнашучылар да бик күп булачак.

Ат-спорт ярышларыннан тыш, монда татар эстрадасы йолдызлары концерты булаат өстендә, каретада йөрүләр һәм башка бик күп төрле чаралар оештырыла.

Чара үткәрелә торган адрес: Казан шәһәре, Патрис Лумумба ур., 47. Башлану вакыты: 15. 00 сәгатькерү ирекле.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International