ЯҢАЛЫКЛАР


29
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән бергә урып-җыю эшләренең барышы белән танышу максатында Татарстанның Нурлат, Яңа Чишмә һәм Түбән Кама муниципаль районнары кырлары өстеннән очтылар.
Апас муниципаль районы Мәдәният йорты каршында оештырылган «Замандаш» агитбригадасы урып-җыюда катнашучы игенчеләргә һәм механизаторларга концерт куеп йөри.
Кичә, 28 июльдә,  Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршындагы Органик (экологик чиста) продукция җитештерү буенча иҗтимагый совет катнашында органик продукция җитештерү мәсьәләләре буенча фикер алышу узды.

28
июль, 2015 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Апас һәм Кайбыч муниципаль районнарында булды һәм алардагы урып-җыю эшләренең барышы белән танышты.
Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының Югары Кармалка авылында терлекчелек комплексы төзи башладылар.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында брифинг узды.
2015 елның 27 июленә  1885 эш керде. Бу материаллар Россия Федерациясенең 74 төбәгеннән килде.

27
июль, 2015 ел
дүшәмбе
Республика территориясендә 2015 елның 27 июленнән 14 августына кадәр «Комбайн-2015» операциясе үткәреләчәк.
Атчылык эшчәнлеген үстерү буенча республика максатчан программасы нигезендә Чистай муниципаль районында ат фермасы төзи башладылар.
Узган атна ахырында Әгерҗе шәһәренең үзәк мәйданында җәйге авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Анда районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, гаилә фермалары һәм шәхси хуҗалык тотучылар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International