29-30 июльдә”2015 – 2017 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм итү” программасы буенча крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу буенча конкурс комиссиясе утырышы булды. Грантларның гомуми суммасы 48 млн. 94мең сум, шулардан 33 млгн. 666 мең сумы федераль бюджеттан бирелә, бу финанслашуның 70 процентын тәшкил итә.
Татарстан Республикасының 21 районнан конкурска кертелгән 54 крестьян (фермер) хуҗалыгының 34е грантларга ия булды. Сөтчелек юнәлешендәге 18 проект, эре мөгезле терлек симертү буенча 4 проект, 30 башка исәпләнгән 1 атчылык проекты, кошчылык буенча 5 мең казга исәпләнгән 1 проект, 2,5 га ябык грунтта яшелчә үстерү буенча 4 проект, 505,8 га бөртекле һәм кузаклы культуралар җитештерү буенча 3 проект, 3,3 га мәйданда җиләк-җимеш культуралары үстерү буенча 2 проект, 18 га җирдә бәрәңге игү буенча 1 проектфинансланачак. Җиңүчеләр чыгымнар планы нигезендә 1,5 млн. сум күләмендә акчалата грантлар алачак.
Конкурста катнашучылар буенча мәгълүматны түбәндәге сылтамадан табарга мөмкин:
http://agro.tatarstan.ru/rus/konkurs-2015.htm