Республика Президенты «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды

2015 елның 6 ноябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та бар иде.

Казанда һәт Татарстан районнарында авыл хуҗалыгы ярминкәләре һәр шимбә көнне уза. Районнарның һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы эре оешмаларының авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре үз продукциясен түбәнрәк бәяләрдән саталар. «Казан» агросәнәгать паркындагы ярминкәгә кооператорлар һәм шәхси җитештерүчеләр шактый күп төрле товар алып килгәннәр иде, шул исәптән: яшелчәләр, ит, балык, казылык әйберләре, сырлар, он,  макарон әйберләре, ярмалар, бал, май, йомырка, сөт продуктлары һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәүдә рәтләрен йөреп чыкты, сатып алучылар һәм сатучылар белән аралашты, сату-алуның барышы белән кызыксынды, шулай ук тәкъдим ителгән продукциянең ассортиментын һәм сыйфатын бәяләде.

Исегезгә төшерәбез, быел көзге ярминкәләр 5 сентябрьдә башланды һәм 26 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре 8 мәйданчыкта уза: Совет районында авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре ике мәйданчыкта оештырыла: “Казан” агросәнәгать паркы” ААҖ, Аграрный ур., 2, Дәрвишләр бистәсендә, Липатов ур., 7, “Дәрвиш” базары территориясендә; Яңа Савин районында сәүдә мәйданчыгы Ямашев пр., 71а адресы буенча урнашкан “Бәхетле” сәүдә үзәгенең парковка мәйданчыгында; Авиатөзелеш районында ярминкә Ленинград ур., 27 адресы буенча урнашкан “Бәхетле” сәүдә үзәге янәшәсендәге мәйданда; Мәскәү районы ярминкәсе Гафур Коләхмәтов һәм Восстание урамнары киселешендә "Пятерочка+" супермаркетына каршы территориядә; Киров районында Краснококшайский ур., 152/2 йорт адресы буенча "Җиләкле бистәсе" сәүдә үзәге каршындагы территориядә; Казанның Вахитов районында ярминкәләр ике мәйданчыкта уза - Достоевский ур. буенча Чехов базары артындагы мәйданда һәм К.Тинчурин урамы, 19 йорт мәйданчыгында. Быел Зеленодольск муниципаль районында яңа ярминкә эшли башлады, ул Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының Октябрь поселогында “Яңа Тура” технополисы территориясендә урнашты. Бүгенге көнгә тугыз ярминкә көннәре булып узды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, быел ярминкәләрне оештыручылар һәм бигрәк тә аларда катнашучылар бу социаль проектны гамәлгә ашыручылар аеруча җаваплы карадылар, дип билгеләп үтте.

«Ярминкәләр Казанның берничә мәйданында эшли, билгеле инде, иң уңайлысы - “Казан” агросәнәгать паркында, ул мондый чаралар өчен махсуслаштырылган мәйданчык. Катнашучылар да күп, халык та күп йөри бирегә. Бәяләр хакында авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре белән аладн сөйләшү булды, продуктларны башка нокталардагыга караганда 20%ка түбәнрәк куярга килештек. Азрак керемле кешеләр продуктларны һәрвакыт эре сәүдә челтәрләрендә сатып ала алмыйлар. Ә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре өчен мондый мәйдан үз продукцияләрен даими һәм тотрыклы сату өчен бик уңайлы урын», - дип сөйләде ул журналистларга.

Бу проектның социаль мөһимлеге турында сөйләгәндә, Марат Әхмәтов ярминкәләр уздырыла торган башка мәйданчыкларның да торышын яхшыртырга кирәклеген билгеләп узды.

«Бер яктан караганда, Казанга килеп, үз продукцияңне сату шактый чыгымлы эш. Кемдер продукцияне эшкәртсә, кемдер аны сатуга әзерләсә, ә кемдер продукцияне ярминкә мәйданчыкаларына алып чыкса, бик яхшы булыр иде. Киләчәктә шулай булыр дип уйлыйм да мин. Моның өчен шулай эшләргә теләүче һәм финанс ресурслары булган кешеләрне табарга кирәк», - дип, йомгак ясады Марат Әхмәтов.

Бүген “Казан” агросәнәгать паркы” ААҖ комплексына Татарстан Республикасының Арча, Саба, Аксубай, Кукмара һәм башка муниципаль районнары авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре килгән иде.

Татарстан кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге предприятиеләре  авыл хуҗалыгы ярминкәсенә килүчеләргә 4 млн. сумга якын продукция алып китерделәр, моның өчен 30 машина эшкә җәлеп ителде. Ярминкәдә шулай ук Казан кооператив институты студентлары катнашында  концерт программасы күрсәтелде. Моннан тыш, волонтер-студентлар пенсионерларга һәм өлкән кешеләргә сатып алган продуктларын ташырга булыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International