Татарстан Республикасы терлекчелегенең азык базасын камилләштерүдә югары энергетикалы азык җитештерү мөһим резерв булып тора. Югары энергетикалы азык буларак, кукуруз ашлыгына ихтыяҗ бик югары.
Бөртекле ашлыктан кукуруз ашлыгы аеруча югары энергетик туклылыкка ия һәм аның туклылык коэффициенты шактый зур. 1 кг кукуруз ашлыгында 1,33 азык берәмлеге бар һәм 12,2 МДж алмашу энергиясенә ия. Кукурузның азык кыйммәте анда азотсыз экстрактив матдәләр һәм крахмал булу белән аңлатыла. Кукуруз мае майлы кислоталарга (олеиновой, линолевой) бай һәм йод күләме шактый югары - 125.Бу катнаш азыкта кыйммәтле компонент.
2015 елда ашлык кукурузы мәйданы 35 мең гектарга якын иде. Бүгенге көнгә 89,0 мең тонна ашлык кукурузы суктырылган. Ул 20,4 мең га мәйданда җыелган, уңдырышлылык - 43,5 ц/га.
Ашлык кукурузы үстерүче инвесторлар арасында: "Красный Восток Агро" ААҖ, аның мәйданы 16,5 мең гатәшкил итә, уңдырышлылык - 55 ц/га.
Буа районының "Авангард" ҖЧҖнең уңдырышлылыгы - 95 ц/га, Ак Барс "Питрәч" ҖЧҖнеке - 80 ц/га, Арча районының «Ак Барс» агрокомплексы - 73 ц/га, Биектау районы "Татарстан" АФ ҖЧҖ - 60 ц/га.
Мамадыш муниципаль районының “Азык-төлек программасы” ҖЧҖнең һәм Арча районы “Кырлай” ҖЧҖнең дә уңышы тотрыклы.
Республика якын елларда ашлык кукурузы мәйданын 100 мең гектарга җиткерергә уйлый, тулаем җыемны – кимендә 0,5 млн. тоннага.
Кышкы чорла Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан ашлык кукурузын җитештерү үзенчәлекләре буенча тематик семинарлар үткәрүне планлаштыра, аларга Татарстан шартларында бу перспектив культураны үстерүдә югары уңышларга ирешкән җитештерүчеләр тәҗрибә уртаклашу өчен чакырылачак.