Татарстанда 2015 елның 10 аенда терлекчелек тармагының эше буенча йомгаклар ясалды

2015 елның 7 ноябре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары буенча 2015 елның 10 аенда терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар ясалу турында мәгълүмат бирде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Марат Әхмәтов хәбәр итүенчәреспубликада 2015 елның 10 аенда 297 мең тонна терлек ите һәм кош ите(104%) җитештерелгән, 992 мең тонна сөт савылган (4 ноябрьдә 1 млн. тонна чигеннән артып китте) (104%), 733 млн. данә йомырка (111%) җитештерелгән.

2015 елның 1 ноябренә Татарстан Республикасында 745 мең баш эре мөгезле терлек исәпләнә (101%), шул исәптән сыерлар - 245 мең башдуңгызлар - 443 мең баш (102%), сарыклар һәм кәҗәләр - 50 мең баш (112%),кош-корт - 13,1 млн.баш (105%).

Марат Әхмәтов шәхси хуҗалыкларда савым сыерларның кимүенә басым ясады, соңгы елда, ярдәм чаралары күрсәтелүгә дә карамастан, сыерлар саны 17 мең башка якын кимегән.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры 2015 елның октябрендә кайбер муниципаль районнар буенча сөт саву һәм продуктивлылык динамикасы турында әйтеп узды. Мәсәлән, өчрайон савымны арттыра алды, болар – Әтнә, Мамадыш, Әгерҗе районнары. Октябрь аенда алардан аз гына калышып баручылар – Әлки, Кукмара, Питрәч һәм Саба районнары.

Аннары Марат Әхмәтов киңәшмәдә катнашучыларны республика терлекчелек тармагының ни дәрәҗәдә нәтиҗәле эшләве белән таныштырды. Нәтиҗәлелекне бәяләү 2014 елның төп 5 җитештерү күрсәткечләре буенча башкарылды (100 га авыл хуҗалыгы җирендә җитештерелгән продукция — сөт, ит; ит өчен үстерелгән эре мөгезле терлек саны; савым сыерларның продуктивлылыгы; 100 сыердан алынган бозаулар саны).Җыелган баллар буенча барлык муниципаль районнар 3 категориягә бүленде: 1 категория - 200 һәм аннан күбрәк балл җыючылар; 2 категория - 149дан алып 195 баллга кадәр; 3 категория - 140 баллдан кимрәк.

2014 ел йомгаклары буенча беренче категориягә Әтнә, Саба, Балтач, Тукай, Актаныш, Кукмара, Кайбыч, Буа,Мамадыш, Апас муниципаль районнары керде.

Икенче категориядә – Яңа Чишмә, Зеленодольск, АрчаАлабугаТүбән КамаӘлкиТеләче, ЧүпрәлеЮгары ОсланӘгерҗеПитрәч, Чистай, Азнакай, Ютазы һәм Биектау муниципаль районнары.

140тан азрак балл җыйган районнар арасында: Алексеевск, БаулыЛаеш, Балык БистәсеТәтеш, Нурлат,Аксубай, Лениногорск, Сарман, Зәй, ӘлмәтКама Тамагы, Бөгелмә, Спас, Минзәлә, Мөслим, Чирмешән һәмМенделеевск муниципаль районнары.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International