2015 елның 5 ноябрендә “Чаллы элеваторы” ААҖнең 100 еллыгы бәйрәм ителәчәк.
"Чаллы элеваторы” ААҖ – Татарстан Республикасының иң күптәнге предприятиеләреннән санала. Бүген элеватор, катнаш азык һәм май җитештерү белән бергә, ашлык эшкәртү буенча иң уникаль биокомплексны тәшкил итә. Комплекс структурасына ашлык кабул итү, чистарту, киптерү, саклау һәм төяп җибәрү буенча технологик цех, катнаш азык әзерләү буенча ике завод, рапс маен җитештерү цехы һәм җитештерү-техник лаборатория керә.
"Безнең предприятие ел саен 290 мең тоннадан артык ашлык кабул итә, кошчылык һәм терлекчелек тармаклары өчнен 35 төрдән артык әзер азык җитештерә. 2015 елда катнаш азык җитештерү күләмен 355 мең тоннага җиткерү планлаштырыла,бу 2014 елдагыга караганда 21,6%ка артыграк", - дип сөйләде “Чаллы элеваторы” ААҖ директоры Исхак Шәйхетдинов.
Рапс маен җитештерү цехында майны салкын сыктыру технологиясе буенча алырга ярдәм итә торган заманча технология урнаштырылган. Ел саен 5,2 мең тонна рапс мае һәм 9,8 мең тонна аның сыгынтысы җитештерелә.
Предприятиенең гомуми мәйданы – 330 338 кв.м. Чаллы элеваторы складларының сыйдырышлылыгы 110 меңтонна тәшкил итә.