Татарстан Республикасы Алексеевск районының Югары Татар Майнасы авылында шәхси хуҗалык тотучылар токымлы күркәләр үрчетәләр

2015 елның 7 ноябре, шимбә

Татарстан Республикасы Алексеевск районының Югары Татар Майнасы авылында Анатолий һәм Зөлфирә Гурьяновлар зур хуҗалык тоталар. Аларның хуҗалыгында 60күркә, 100 бройлер һәм 5 сыер бар.

Сыерлары нәселле һәм сөтиле. Шулардан Карлыгач исемлесе тәүлеккә 20 литрдан артык сөт бирә. Җыелган барлык сөт сатылып бетә.

Әлеге гаилә күркәләрнең дә токымлыларын үрчетәләр: киң күкрәкле ак күркәләр Бөекбританиядән кайтарылган. Токымының исеме аның төп үзенчәлеген күрсәтеп тора – күркәләрең күкрәге киң һәм алга чыгып тора, бу аларның күкрәк читлегенең нык булуын күрсәтә. Шуңа күрә аларның ите дә сыйфатлы һәм тәмле. Тере килеш аның авырлыгы 14-16 килограммга җитә.

Кошларга һәм терлекләргә ветеринария хезмәте дә вакытында күрсәтелә, чөнки Анатолий Гурьянов үзе Биләр ветеринария бүлекчәсенә җитәкчелек итә.

Бу гаилә ирешелгәннәрдә тукталып калырга җыенмый: алар киләчәктә гаилә фермасы төзүне планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International