Казанда, Чаллыда һәм Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының «Яңа Тура» технополисы территориясендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре җомга көнне, 6 ноябрьдә, узачак

2015 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

Авыл хуҗалыгы продуктларын сату ярминкәләре иртәгә, 6 ноябрьдә, Казанның 8 мәйданчыгында узачак.

Шәһәрнең Совет районында авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре ике мәйданчыкта оештырыла: “Казан” агросәнәгать паркы” ААҖ, Аграрный ур., 2  Арча, Саба, Аксубай һәм Кукмара һәм Нурлат муниципаль районнарыннан килгән авыл хуҗалыгы продукциясе сатылачак; Дәрвишләр бистәсендә, Липатов ур., 7, “Дәрвиш” базары территориясендә Әлки муниципаль районы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.

Яңа Савин районында сәүдә мәйданчыгы Ямашев пр., 71а адресы буенча урнашкан “Бәхетле” сәүдә үзәгенең парковка мәйданчыгында оештырыла. Мондагы ярминкәдә Яңа Чишмә һәм Спас муниципаль районнары вәкилләре катнаша.

Авиатөзелеш районында ярминкә Ленинград ур., 27 адресы буенча урнашкан “Бәхетле” сәүдә үзәге янәшәсендәге мәйданда оештырыла. Шәһәр халкына үз продукциясен Биектау муниципаль районы фермерлары алып килә.

Буа муниципаль районы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең продукциясен Мәскәү районы ярминкәсендә сатып алырга мөмкин булачак, ул Г.Коләхмәтов һәм Восстание урамнары киселешендә, "Пятерочка+" супермаркетына каршы территориядә оештырыла.

Киров районында Краснококшайский ур., 152/2 йорт адресы буенча "Җиләкле бистәсе" сәүдә үзәге каршындагы территориядәге базарда Кама Тамагы муниципаль районы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре халыкны үз продукциясе белән тәэмин итәчәк.

Казанның Вахитов районында ярминкәләр ике мәйданчыкта узачак. Достоевский ур. буенча Чехов базары артындагы мәйданда  Алексеевск муниципаль районы, К.Тинчурин урамы, 19 йорт мәйданчыгында Теләче муниципаль районы фермерларының продукциясе сатылачак.

Югарыда күрсәтелгән муниципаль районнардан тыш, һәр мәйданчыкта республиканың эре агросәнәгать комплексы оешмаларының продукциясе булачак, болар: “Ак Барс” холдинг компаниясе” ААҖ, “Майский” теплица комбинаты ҖЧҖ, “Просто Молоко идарәчел компаниясе ҖЧҖ, Татмелиорация ААҖ, АрчаҖЧҖАгроИнвест идарәчел компаниясе ЯАҖ, Татарстан кулланучылар оешмалары берлегепредприятиеләре һәм башка оешмалар.

Шул ук көнне ярминкәләр Чаллы шәһәренең ике мәйданчыгында оештырыла: Сарман трактында һәм 27 нчемикрорайонда Галиәсгар Камал ис. бульварда. Үз продукциясен СарманМенделеевск, Азнакай һәм Мөслим муниципаль районнары авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, шулай ук Кама аръягы авыл хуҗалыгыоешмалары, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре алып киләчәк.

Зеленодольск муниципаль районы һәм башка районнар авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре продукциясе Зеленодольск муниципаль районының Октябрьск поселогында “Яңа Тура” технополисы территориясендәге базарда сатылачак.

Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәм фермерлар ярминкәләргә әзерләнәләр. Алар арасындла — Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге предприятиеләре дә бар, алар “Казан” агросәнәгать паркы” ААҖенә авыл хуҗалыгы ярминкәсенә килүчеләргә Казан кооператив институты студентлары катнашында концерт программасы әзерлиләр. Татарстан Республикасы Кулланучыларкооперациясе оешмалары берлеге предприятиеләре тарафыннан 4 млн. сумга якын продукция китерү планлаштырыла, моның өчен 30 машина эшкә җәлеп ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International