Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе муниципаль районына эш сәфәре кысаларында яңа «Кулон-Агро» терлекчелек комплексында булды.
Рөстәм Миңнеханов белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Илһам Вәлиев, «Кулон» ЯАҖ җитәкчесе Альберт Фәхретдинов йөрде.
Яңавыл авылы янында урнашкан комплекс бу елның августында файдалануга тапшырылды. Ул 1,2 мең баш эре мөгезле терлеккә исәпләнгән, шул исәптән 500 баш сыер өчен.
«Кулон» ЯАҖ инвесторы әлеге комплекска 220 млн. сум чыгым тота, шул исәптән 65 млн. сум – нәселле терлек сатып алуга.
Бүгенге көндә терлекчелек комплексында 650 баш терлек бар, шул исәптән 350 тана, 150 савым сыеры һәм 150 бозау бар. Тәүлеккә бер сыер 17 л сөт бирә. Киләчәктә терлекчелек комплексы 3,5 мең тонна сөт һәм 250 тонна ит (тере үлчәмдә) җитештерер дип көтелә.
Комплексның планлаштырыла торган еллык әйләнеше - 80,5 млн. сум, еллык табышы - 25 млн. сум.
Терлекчелек комплексында әлегә 50 кеше эшли. Тулы куәтенә эшли башлагач, 65 хезмәткәр булачак. Уртача хезмәт хакы - 19,2 мең сум, тулы куәтенә эшли башлагач, хезмәт хакы 25 мең сумга җитәчәк.
Комплекс составына 500 баш савым сыерга исәпләнгән ике сыер абзары, бозаулый торган сыерлар өчен корпус - 200 башка исәпләнгән, бозаулар тоту урыны – 500 башка, сыер саву корпусы, ул «Де Лаваль» фирмасы җайланмалары белән җиһазландырылган, тирес җыю урыны, азык цехы, административ-көнкүреш комплексы, гараж һәм башка объектлар керә.
Комплексның барлык биналары янгын куркынычсызлыгы таләпләрен истә тотып төзелгән һәм ул барлык экологик таләпләргә туры килә.
Терлекчелек комплексында булганда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов аның төп объектларын карап чыкты, сыерларны һәм яшь терлекләрне тоту шартлары һәм технологияләре белән танышты.
Терлекчелек комплексы территориясендә шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының кайбер авыл җирлекләре һәм хуҗалыклары җитәкчеләре белән очрашты.