Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы фермеры терлекчелек комплексы бинасын төзекләндерә

2015 елның 9 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы фермеры Әнәс Тимербаев Акбаш авылында терлекчелек комплексы объектларын торгыза.

Савым сыерларының баш санын икеләтә арттырып, илле башка җиткерү максатында, ул ремонт эшләренә кереште.

Сыер абзарларын ремонтлау буенча республика программасы фермер өчен нык таяныч булды.

«Якынча исәпләүләр буенча 4 миллион сум акча тотылды, шуннан 1 млн. 200 мең сумы әлеге программа буенча кире кайтарылды. Алда эшлисе эшләр байтак әле», - дип сөйләде фермер.

Бүгенге көндә бина реконструкцияләнде, евротәрәзәләр куелды, идәннең бер өлеше тактадан ясалды, икенче өлешенә бетон җәясе була.

Бу эштә төп бурычларның берсе – яңартылган сыер абзарында бозаулаган сыерларга һәм аларның бозауларына бергә тору өчен бокслар һәм саву залы булдыру. Фермер шулай ук бинада суҗылыткыч урнаштырырга һәм терлек астын җыештыру өчен махсус техника сатып алырга уйлый.

Бу эшләр белән бер үк вакытта башка биналарны төзекләндерү буенча да эш алып барыла. Әнәс Тимербаев кырык буаз сыерны бинага кертте инде, анда яңа ишекләр, тәрәзәләр куелган, сыерлар өчен урыннар бүленгән, азык савытлары урнаштырылган.

«Быел бинаның яртысын азык белән тутырабыз. Кыш төрлечә килә бит, шуңа күрә печән дә, салам да кул астында булса әйбәт. Ә терлекләр санын арттырсак, бинаның ул өлешен дә тиешенчә файдаланырбыз», - дип, фермер үз планнары белән бүлеште.

Бүген эшкуарның төп кереме сөт сатудан килә. Әмма ул, моның белән генә чикләнеп калмыйча, ит җитештерү белән дә шөгыльләнергә уйлый, шул максаттан чыгып, нәселле яшь үгезләр дә сатып алган инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International