Сишәмбе көнне, 10 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында (1 кат, актлар залы) «Инновацияләр кертү – кошчылыкның конкуренциягә сәләтлелеген арттыру, аны тышкы базарларга чыгару шартлары» темасына кошчыларның Бөтенроссия икътисадый форумының пленар өлеше узачак.
Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясаячак.
Форум кысаларында Россия кошчылык берлеге (Росптицесоюз) президенты, ФГБНУ ВНИТИП директоры, РФАакадемигы Владимир Фисинин (нотыгының темасы: «Дөньякүләм һәм үзебезнең кошчылыкны үстерү стратегиясе:бүгенгесе һәм киләчәге»), Россия кошчылык берлегенең генераль директоры, икътисад фәннәре докторы Галина Бобылева (темасы: «Кошчылык өчен экспорт: үсеш тотрыклылыгын саклап калу һәм аның перспективалары»),Россия кошчылык берлегенең генераль директоры урынбасары Елена Степанова («Дәүләт сәясәте һәм 2016 елгы бюджет кытлыгы шартларында авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ярдәм»), ФГБНУ ВНИИПП - фәнни җитәкче, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, РФА әгъза-мөхбире Виктор Гущин («Яңа технологияләр кертү исәбенә җитештерүнең икътисадый нәтиҗәлелеген һәм продукция сыйфатын арттыру»), ФГБНУ ВНИВИП директорының фәнни эш буенча урынбасары, ветеринария фәннәре кандидаты Маргарита Дмитриева («Сәнәгать кошчылыгын үстерүдә һәм җитештерүнең тотрыклылыгын тәэмин итүдә ветеринария фәненең роле»), ФГБНУ ВНИТИП - базар мөнәсәбәтләре икътисады бүлеге мөдире, икътисад фәннәре кандидаты Лия Ройгер («Кошчылыкта СМК нәтиҗәлелеген бәяләү методикасы») чыгыш ясаячаклар. Моннан тыш, Липецк өлкәсенең «ТЕХНА» ҖЧҖ, Мәскәү өлкәсенең «Стимул-ИНК» ФҖБ, Волгоград өлкәсенең «Спец-оборудование» ҖЧҖ һәм башка предприятиеләр вәкилләренең чыгышлары планлаштырыла.
Чара 09:00 сәгатьтә башлана.
Чәршәмбе көнне, 11 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының «Ак Барс-Питрәч» базасында форумның практик өлеше узачак.