Тәҗрибәдән күренгәнчә, авыл хуҗалыгы җитештерүенә заманча җайланмалар һәм технологияләр кертү җитештерү чыгымнарын киметүгә һәм акчаларны янга калдырырга ярдәм итә.
8 декабрьдә Балтач шәһәр тибындагы поселогында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында авыл халкының эшләү активлылыгын арттыру, шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү һәм кече хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.
Бу атнада «Казан дәүләт аграр университеты» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт мәгариф учреждениесенең Механизация һәм техник сервис институты базасында «Машина-трактор паркын эксплуатацияләүнең нәтиҗәлелеген арттыру» программасы буенча инженерлык хезмәтләре белгечләренең квалификациясен күтәрү курсларының 2 нче этабы башланды.
7 декабрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2015 елның 11 аенда терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар ясау буенча киңәшмә узды.
Кичә, 7 декабрьдә, Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты базасында «АПКның прогрессив технологияләре» программасы буенча агрономия кадрларының квалификациясен күтәрү курсларының 2 нче этабы башланды.
Шушы көннәрдә Алабуга муниципаль районының Армалы авылында терлек сую цехы ачылды.
Бүгенге көнгә эксперт комиссияләре тарафыннан заявкалар каралды, конкурста җиңүчеләрнең башлангыч исемлекләре төзелде һәм расланды.
Арча муниципаль районының Түбән Аты авылыннан фермер Дамир Хәлиуллинҗылытыла торган пленкалы теплицаларда кыяр үстерә.
4-6 декабрьдә Казанда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының “2015 ел эшенә йомгаклар ясау һәм 2016 елга эш планын раслау” темасы буенча киңәйтелгән утырышы һәм “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы уза.
Россия күләмендә дуңгыз итен сәнәгати җитештерү Татарстанда шактый алга киткән. Идел буе федераль округының авыл хуҗалыгы оешмаларында җитештерелә торган дуңгыз итенең 18 %ы безнең республикага туры килә (тере үлчәмдә).