Кичә, 7 декабрьдә, Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты базасында «АПКның прогрессив технологияләре» программасы буенча агрономия кадрларының квалификациясен күтәрү курсларының 2 нче этабы башланды.
Кадрларны яңадан әзерләүгә 2014 елда игенчелек тармагы эше йомгаклары буенча рейтингның 3 категориясенә кергән авыл хуҗалыгы предприятиеләре агрономнары һәм җитәкчеләре чакырылды. Укулар 11 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бүгенге көндә 31 кеше белемнәрен күтәрә.
Уку барышында авыл хуҗалыгы культураларын үстерү, игенчелекне биологияләштерү, үсемлекләрне яклауның заманча системалары, орлыкчылык мәсьәләләре һ.б.лар каралачак.
Укулар оештыруның төп максаты – үсеш нокталарын табу, игенчелек тармагы эшенең нәтиҗәлелеген арттыру һәм 2016 елда югарырак җитештерү күрсәткечләренә ирешү өчен резервлар билгеләү.
Укуларның 30 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр узган 1 нче этабы йомгаклары буенча 30 сертификат бирелде.