Бүгенге көнгә эксперт комиссияләре тарафыннан заявкалар каралды, конкурста җиңүчеләрнең башлангыч исемлекләре төзелде һәм расланды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Конкурс комиссиясе бу елның 10 декабреннән дә соңга калмыйча башлангыч исемлекләрне караячак һәм грант алучыларның җыелма исемлеген төзиячәк.
«Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече» грантын алуга конкурста җиңүчеләрнең исемлеге белән Министрлыкның рәсми сайтында танышырга мөмкин булачак.