Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районыың «Бәхетле-Агро» ҖЧҖ GPS-мониторингы системасы ярдәмендә 3,7 миллион сум акча янга калдырды

2015 елның 9 декабре, чәршәмбе

Тәҗрибәдән күренгәнчә, авыл хуҗалыгы җитештерүенә заманча җайланмалар һәм технологияләр кертү җитештерү чыгымнарын киметүгә һәм акчаларны янга калдырырга ярдәм итә.

Яңалыкларның берсе - игенчелектә төгәл элемент системасын кертүдән гыйбарәт. Бусистема агрегатның урынын төгәл билгеләргә, эшкәртелә торган мәйдан араларын киметеп, чыгым материалларын янга калдырырга, ягъни чәчүлекләрнең, урып-җыюның һәм туфрак эшкәртүнең сыйфатыняхшыртырга, бакта ягулыкның булу-булмавын һәм аның күпме тотылган булуын тикшереп торырга ярдәм итә. Шулай ук эшнең тизлеге арта, техниканың буш тору вакыты кыскара.

Түбән Кама муниципаль районының «Бәхетле-Агро» ҖЧҖ 2014 елда 65 транспортка GPS җайланмасы куйды, шул исәптән 51 трактор һәм комбайнга. Беренче ел йомгаклары буенча бу җайланманың нәтиҗәле булуы күренә – ягулык тоту 142,6 мең литрга кимегән – акчага күчергәндә – 3692 мең сум янга калган. Бу системаның үзен гамәлгә куюга 1260 мең сум тотылган.

Спутник навигациясен гамәлгә кертүнең уңай тәҗрибәсе шулай ук Буа муниципаль районының «Авангард»ҖЧҖендә дә күренә. Анда навигация приборлары барлык техникага куелган – 128 бер., аккумуляторлыбатареялары булмаган тракторларга гына куелмаган. Авыл хуҗалыгы предприятиесе белгечләре әйтүенчә,болай эшләү хуҗалыкка ягулык-майлау материалларын янга калдырырга, техниканың маршрутын тикшереп торырга һәм аның буш тору вакытын кыскартырга ярдәм иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International