Шушы көннәрдә Алабуга муниципаль районының Армалы авылында терлек сую цехы ачылды. Аның мәйданы - 300 квадрат метр. Объектның заказчысы - «Сабиров» КФХ.
Шәхси инвестицияләр исәбенә төзелгән цех кече терлекләр һәм эре мөгезле терлекләр, шулай ук дуңгызлар сую өчен билгеләнгән.
Цехның куәте көнгә 25 баш эре мөгезле терлек һәм 25 баш дуңгыз суярга мөмкинлек бирә. Җитештерү ябыкцикл принцибы нигезендә, ягъни терлекне чалудан башлап, әзер килеш итне кулланучыга җиткерерлек итеп башкарыла.
Цехта заманча җайланмалар урнаштырылган. Итне башлангыч эшкәртү бүлмәсе бар, суыткычлар куелган бүлмә бар. Суыткычлар сыер ите һәм дуңгыз ите өчен аерым куелган. Продукция, төяп җибәргәнче, шул суыткычларда саклана.
Хезмәткәрләр өчен дә бөтен шартлар тудырылган – ашханә, ял итү бүлмәсе, душ бүлмәсе бар.
Цех, белгечләр сүзенә караганда, ветеринария-санитария таләпләренә тулысынча туры килә.
Яңа цехтагы хезмәт күрсәтүләрдән фермерлар, шәхси хуҗалыклар, шулай ук башка авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре файдалана ала.