Россия күләмендә дуңгыз итен сәнәгати җитештерү Татарстанда шактый алга киткән. Идел буе федераль округының авыл хуҗалыгы оешмаларында җитештерелә торган дуңгыз итенең 18 %ы безнең республикага туры килә (тере үлчәмдә). Бу күрсәткеч буенчаТатарстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында 1 нче урынны алып тора. Бүген республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм фермер хуҗалыкларында 438,4 мең баш дуңгыз исәпләнә.Бу елның 11 аенда сәнәгать секторында дуңгыз итен җитештерү күләме 76 мең тонна тәшкил итте (узган елга карата 100 % дәрәҗәсендә).
Республика сәнәгати дуңгызчылыкны технологик һәм структур модернизацияләүне актив дәвам итә, суюны, башлангыч эшкәртүне, итне кулланучыга җиткерү буенча логистик инфраструктураны да кертеп. «Камский Бекон» ҖЧҖ, «Авангард» ҖЧҖ, «ТатМитАгро» ҖЧҖ, «Нәүрүз» ҖЧҖ, «Салман» ҖЧҖ кебек дуңгызчылык комплекслары динамик үсештә. Әлеге предприятиеләрне үстерү стратегиясе нигезендә Татарстан Республикасында берничә инвестиция проекты гамәлгә ашырыла.
Мәсәлән, «Камский бекон» ҖЧҖ үз алдына сыйфатлы һәм югары технологик күрсәткечле продукция җитештерү буенча ябык цикллы предприятие төзү планын куя. Бу елның ноябрь ахырына тере үлчәмдә дуңгыз җитештерү күләме 44,1 мең тонна (101%) тәшкил итте. Соңгы елларда бу компания тарафыннан терлек сую һәм итне башлангыч эшкәртү цехы төзелде, аның куәте үзе аша елга 1 млн. баш дуңгыз, 90 мең баш эре мөгезле терлек уздырырга җитә, тагын тәүлеккә 150 тонна итне тирәнтен эшкәртү куәтенә ия предприятие төзелде. Компания Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районында 12,6 мең ана дуңгызга исәпләнгән яңа дуңгызчылык комплексларын төзү проектын гамәлгә ашыра башлады. Генетик материалны чит илдән кайтаруга бәйлелекне киметү максатларында 3,8 мең ана дуңгызга исәпләнгән селекция-генетика үзәген төзү проекты эшләнде. «Камский Бекон» ҖЧҖ тарафыннан төзелгән инфраструктура, базарда уңайвәзгыять һәм инвестиция проектларына дәүләт тарафыннан ярдәм булганда, 2020 елга дуңгыз җитештерү, аны сую һәм башлангыч эшкәртү күләмен елга 100 мең тоннага җиткерергә, ягъни ике мәртәбә арттырырга мөмкинлек бирәчәк.