8 декабрьдә Балтач шәһәр тибындагы поселогында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында авыл халкының эшләү активлылыгын арттыру, шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү һәм кече хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.
Чарада Татарстан Республикасының Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Теләче муниципаль районнары вәкилләре, районнарның кулланучылар җәмгыятьләре җитәкчеләре, районнарның фермерлар, крестьян хуҗалыклары ассоциацияләре рәисләре, авыл җирлекләре башлыклары, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, ЛПХ, гаилә фермалары башлыклары катнашты.
Балтач районы зона киңәшмәсен уздыру өчен очраклы гына сайлап алынмады. Ул - республикада шәхси хуҗалыкларда терлекләр санының артуы күзәтелә торган бердәнбер район.
Балтач районында дәүләт программасы кысаларында эшләүче хуҗалыклар күп. Мәсәлән, Шуда авылыннанДәүләтшин А.Г. КФХ — гаилә фермаларын үстерү программасында, Лизинг-грант программасында катнашты. 10 баш сыер, 60 ат (200 башка кадәр җиткерергә ниятли), 320 сарык тота ул.
Утырыш башланыр алдыннан катнашучылар Балтач районының "Закиров Р.З." КФХының терлек сую цехыһәм казылык, казылык әйберләре әзерләү цехы эше белән таныштылар.
Бу хуҗалык 3 төрле ит – сыер ите, ат һәм сарык ите, иттән ярымфабрикатлар (фарш, котлетлар, купатлар, тутырма), ат итеннән казылык, тагын 3 төрле казылык җитештерә һәм сата. КФХ шулай ук халыкка терлек һәм кош-корт сую, суелган терлек итен саклау, суыту һәм туңдыру хезмәтләре күрсәтә. Терлекчелек комплексында шулай ук симертүдә тотыла торган сарыклар, эре мөгезле терлекләр һәм атлар бар.
Зона семинар-киңәшмәсен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачты. Аның чыгышыннан соң Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады. Ул үз чыгышында авыл хуҗалыгы елы йомгаклары турында сөйләде. Ул, Татарстанда 3,5 млн. тонна ашлык җыелды, бу - Идел буе федераль округы төбәкләре арасында иң зур күләм, дип юилгеләп үтте. Республикада шулай ук 2 млн. тонна шикәр чөгендере,1,5 млн. тонна бәрәңге, 360 мең тонна яшелчә җыелды, диде.
Авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе - 219 млрд. сумлык (узган елга карата 103,5 %).
2015 елның 10 ае эчендә авылда кече хуҗалыкларга бюджет ярдәме 21 юнәлеш буенча 1,8 млрд. сумга якын булды, ел ахырына кадәр 2 млрд. сумга җитәчәк.
Терлек саны кимү проблемасы буенча Марат Әхмәтов, «бүген хуҗалыгында терлек асрамаучы кешеләргә сыерларны мәҗбүриләп тагып булмый», дип ассызыклады. "Әмма без хуҗалыгында 3 һәм аннан күбрәк,ягъни 8 башка кадәр сыер тотучыларга өмет баглыйбыз, алар өчен кече фермалар төзүгә чыгымнарны каплау программасы эшли башлады. Программа зур кызыксыну уятты, бүленгән акчалар тулысынча тотылды, киләсе елга тагын 60 млн. сум планлаштырабыз", - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. Кече фермалар төзү буенча лидер - Мамадыш районы - 64 объект.Кукмара районында 32 кече ферма төзелде, Арча районында - 30.
ЛПХларга тагын бер ярдәм төре – бер баш тана сатып алучыларга 15 мең сум субсидия карала, бу чарадан иң күп файдаланучылар – Чүпрәле районы фермерлары ( 87 баш тана алынган).
2016 елдан "Татарстан Республикасы территориясендә шәхси хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме турында" Татарстан Республикасы Законы эшли башлаячак, аның нигезендә гарантияле дәүләт ярдәме алырга мөмкин булачак һәм ул хуҗалыкларны үстерүгә, хуҗалыкларда терлекләрне һәм кош-кортны арттыруга кызыксыну уятачак, дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. Законда дәүләт ярдәменең гамәлдәге юнәлешләренә тагын 6 яңа юнәлеш өстәлгән.
“Гаилә фермаларын төзү”, “Яшь фкрмерларга ярдәм” программалары буенча 2012-2015 елларда алынган грантлар саны буенча җиңүчеләр арасында Кукмара районы - 4 ел эчендә 34 грант алды, Балык Бистәсе - (28), Мамадыш - (22), Саба - (20).
"Кече хуҗалыкларга ярдәм итү” ярдәмче программасы буенча 2016 ел бюджетына акчалар бу ел дәрәҗәсендә салынган.
"Татарстанда кооперативларга эшләү өчен резервлар күп. Кооператив оешмасының уңышлы эшләү үрнәге -Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районыннан Гимранов Замир Нәгыйм улы", - дип билгеләп узды Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Татарстан кулланучылар оешмалдары берлеге предприятиеләре тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрнең гомуми күләме агымңагы елның 10 аенда узган елга караганда 14%ка арткан.
Чыгышының ахырында Марат Әхмәтов сәүдә һәм эшләнмәләр өчен транспорттан ничек файдалану турында сөйләде. Республика җитәкчелеге ярдәме белән район кулланучылар җәмгыятьләренә бюджеттан 80%ка кадәр ташламалы түләү белән сәүдә нокталарына чыгу өчен 95 автолавка һәм 5 терлек ташу транспорты бирелде. Автолавкалар районнар администрацияләре тарафыннан расланган график буенча эшли. Стационарсәүдә объектлары булмаган 542 кечкенә торак пунктларына шулай хезмәт күрсәтелә.
Фикерләр белән алмашканнан соң, чара кысаларында “Иң яхшы авыл җирлеге”, “Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык”, “Иң яхшы гаилә фермасы” номинацияләре буенча конкурста җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдылар.