Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2015 елның 11 аенда терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар ясалды

2015 елның 8 декабре, сишәмбе

7 декабрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2015 елның 11 аенда терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар ясау буенча киңәшмә узды.

Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе» ДКУ, районнарда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары, селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары катнашты.

Төп нотык белән министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов чыгыш ясады. Ул агымдагы елның 11 аенда терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар белән таныштырды,  ул сөт һәм ит җитештерү, яшь бозауларның сакланышы һәм аларның баш санын арттыру мәсьәләләренә җентекләп тукталды.

2015 елның 1 декабренә 326,2 мең тонна ит җитештерелгән (узган елга карата 104%). Сыер итен җитештерү2%ка арткан, кош ите - 7%ка.

2015 елның ноябрь аенда сөт җмтештерү күләме 5 %ка арткан (ә ел буена - 4%ка), 1078,6 мең тоннадан артык сөт савылган (+43,1 мең тонна). Бер сыердан уртача савым 4633 кг тәшкил итә (+165 кг).

Республиканың авыл хуҗалыгы формированиеләрендә эре мөгезле терлекләр саны 744,8 мең баш тәшкил итә(ел башына 101%), 251,5 мең баш бозау туган (102%).

Эре мөгезле терлекләр саны ел башыннан алып Югары Ослан, Кукмара, Минзәлә, Буа, Яңа Чишмә,Алексеевск, Чистай һәм Әлки муниципаль районнарында арткан. Бу күрсәткеч буенча Әлмәт, Зеленодольск,Чирмешән, Зәй, Түбән Кама һәм Сарман муниципаль районнары калыша, дип билгеләп үтте Нәҗип Хаҗипов.

Мамадыш, Биектау, Менделеевск, Кукмара, Әлки, Нурлат, Мөслим, Әтнә муниципаль районнарында сөт җитештерү күләмнәренең артуы күзәтелә. Тәтеш, Әгерҗе, Әлмәт, Түбән Кама, Чистай муниципаль районнарында, киресенчә, бу күрсәткеч кимегән.

Министр урынбасары районнарда, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре белән бергә, эре мөгезле терлекләр санын арттыру буенча юл карталары төзү кирәклеге турында әйтте. Шулай ук ул республика программасы буенча дәүләт ярдәме белән алынган тана бозауларны сыерлар рәтенә кертеп җибәрүне контрольгә алырга кушты.

Чара ахырында Нәҗип Хаҗипов Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының “Кызыл юл” АХҖКында 16-20 декабрьдә булачак республика семинар-киңәшмәсе турында хәбәр итте. Булачак семинар-киңәшмәнең төп темасы – Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында сөт җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International