Казанда Бөтендөнья татар конгрессы чаралары уза

2015 елның 5 декабре, шимбә

4-6 декабрьдә Казанда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының “2015 ел эшенә йомгаклар ясау һәм 2016 елга эш планын раслау” темасы буенча киңәйтелгән утырышы һәм “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы уза.

4 декабрьдә “Татарстанның эшлекле партнерлары” форумы делегатлары “Төзелеш индустриясендә инновацияләр”, “Энергияне сак тоту” һәм “Агросәнәгать комплексы: үсеш тенденцияләре” секцияләрендә эшләделәр.

3 нче секция эшендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хәбипов катнашты.

Ул катнашучыларга Татарстан Республикасы АПКсының торышы, республиканың авыл хуҗалыгында гамәлгә ашырыла торган эре инвестиция проектлары, Татартсанда ЛПХларга ярдәм итү буенча республика программалары турында сөйләде һәм авыл хуҗалыгын үстерүгә кагылышлы башка темаларга тукталды.

Ришат Хәбипов искә төшереп узды: 2015 елда республикада 3,5 млн. тонна ашлык (ашлык кукурузын да кертеп), 2 млн. тонна шикәр чөгендере, 1,5 млн. тонна бәрәңге җыелган.

Агымдагы елда барлык категория хуҗалыклар буенча авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме 219 млрд. сум дәрәҗәсендә, ягъни 2014 елга карата 103% тәшкил итә, диде министр урынбасары.

2015 елда барлык категория хуҗалыкларда терлек ите һәм кош ите - 500 мең тонна (103,2%), сөт - 1755 мең тонна (101,5%), йомырка 1200 млн. данә җитештерелгән (108,6 %).

Республикада гамәлгә ашырыла торган эре инвестиция проектлары арасында - Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында (“Чаллы-Бройлер” ҖЧҖ), тәүлеккә 144 тонна кош итен тирәнтен эшкәртү мөмкинлеген бирә торган предприятие, сәгатькә 10500 баш тавык суярлык куәттә булган предприятие төзү, шикәр заводын төзү, реконструкцияләү һәм модернизацияләү (“Зәй шикәре”), Балык Бистәсе районында (“Русский мрамор” АПК” ЯАҖ ) 6200 башка исәпләнгән эре мөгезле терлек симертү коплексы төзү проектлары бар.

Ришат Хәбипов шулай ук Татарстанда “Гаилә фермалары” республика программасының, “Терлекчелек фермаларын үстерү”, “Яшь фермерларга ярдәм итү” федераль программаларының гамәлгә ашырылуы һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны кредитлау турында да сөйләде.

5 декабрьдә “Корстон” кунакханә-сәүдә-тамаша комплексында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында “Татарстанның эшлекле партнерлары” форумының пленар утырышы булды.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Татарстан Республикасының Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар җентекле чыгышлар ясадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International