Арча муниципаль районының Түбән Аты авылыннан фермер Дамир Хәлиуллинҗылытыла торган пленкалы теплицаларда кыяр үстерә.
Теплицалар төзү, аларга газ, электр кертү, җайланмалар, кирәкле техника сатып алу өчен 20 млн. сумга якын субсидияләнә торган кредитлар файдаланылган.
Бүгенге көндә аның газ белән җылытыла торган теплицалар мәйданы 5 га тәшкил итә, аларда ясалма ут кулланыла, тамчылап сугаруга көйләнгән.
2015 елда фермер хуҗалыгы 47 миллионнан артык сумга 1200 тоннадан артык теплица кыярлары саткан. 2016ел уңышы өчен фермер җылытыла торган теплица мәйданын тагын 1 гектарга арттырырга уйлый. Моннан тыш, Дамир Хәлиуллин быел җәй көне 6 гектар ачык грунтта 100 тоннадан артык кыяр үстергән һәм аларныполиэтилен мичкәләрдә тозлаган. Кыяр җыю монда механикалаштырылган.
Фермер шулай ук җир җиләге һәм кура җиләге утырткан – бу культураларның һәркайсы 5әр гектар били.
Хуҗалыкта 70 кеше эшли, шулардан 12се – Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы авылларыннан һәм Арча шәһәреннән. Килеп эшләүчеләр өчен тулай торак төзелгән.
Арча районында барысы 12,9 га мәйданда ябык грунтта җылытыла торган пленкалы теплицаларда яшелчә үстерү белән унлап фермер шөгыльләнә.
2015 елда район фермерлары теплицаларда 210 млн. сумлык 2105 тонна кыяр үстергәннәр.