Бу атнада «Казан дәүләт аграр университеты» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт мәгариф учреждениесенең Механизация һәм техник сервис институты базасында «Машина-трактор паркын эксплуатацияләүнең нәтиҗәлелеген арттыру» программасы буенча инженерлык хезмәтләре белгечләренең квалификациясен күтәрү курсларының 2 нче этабы башланды.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы муниципаль районнарында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең механизациия буенча консультантлары, хуҗалыкларның һәм агрофирмаларның баш инженерлары укыячак.
Беренче этапта - 30 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр - 57 белгеч, курсларны үтеп, квалификация күтәрү турында таныклыклар алдылар.
7 декабрьдән дизель ягулыгы аппаратурасын һәм гидравлик системаларны ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү белгечләренең (мастер-наладчикларның) квалификациясен күтәрү курслары башланды. Бу курсларның максаты – дизель ягулыгы аппаратурасы һәм үзебездә җитештерелгән һәм чит илләр тракторларының гидравлик системалары буенча белгечләрнең һөнәри компетенцияләрен тагын да сыйфатлырак итү.