ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының 43 районында төп бөртекле культураларны җыю төгәлләнде, 3 млн 692 мең тонна ашлык суктырылды, бер гектардан уртача уңдырышлылык - 27,9 центнер. Бөртекле культуралар 1 млн 325 мең га мәйданда җыелды. Тагын якынча 43,6 мең га мәйданда ашлык кукурузын җыеп аласы бар.


2
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Нодирҗон Касыймов белән очрашты. Сөйләшүләрдә Татарстан Республикасы ягыннан Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов һәм министр урынбасарлары Дмитрий Яшин, Рөстәм Гайнуллов һәм Гөлүс Баязитов, Генконсуллык ягыннан беренче секретарь Камол Давронов катнашты.


1
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм министр урынбасары Гөлүс Баязитов эш сәфәре белән Әлки һәм Алексеевск районнарында булдылар. Сәфәрдә министр белән бергә муниципаль районнар башлыклары һәм авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары,Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы, Алмаз Хисаметдинов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының нәсел эше бүлеге башлыгы Дамир Миңнебаев йөрделәр. 

Бүген Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында Статс-секретарь - Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Увайдов рәислегендә Россия балык продукциясенең өстенлеген көчәйтү зарурлыгы мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Видеоконференцэлемтә режимында анда министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов, терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов һәм азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Алмаз Гамиров катнаштылар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем тармак ветераннарын һәм республиканың авыл хуҗалыгын үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән барлык авыл хезмәтчәннәрен ихластан Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм!


30
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

4 октябрьдән 13 октябрьгә кадәр Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы Мәскәүдә АПК атналыгын – авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган эшлекле, гастрономик һәм күңел ачу чаралары сериясен оештыра. Аның төп вакыйгаларының берсе буларак, 26 нчы «Алтын көз» Россия агросәнәгать күргәзмәсе узачак. Ул 9 - 12 октябрьдә Тимирязев академиясе базасында төзелгән «Тимирязев үзәге» укыту-күргәзмә комплексы мәйданчыгында була.

Хезмәтне саклау өлкәсендәге эшне өйрәнү һәм әгъза-оешмаларга консультация ярдәме күрсәтү максатында, Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясенең баш техник хезмәт инспекторы Ирина Андина һәм Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасының социаль-икътисадый мәсьәләләр буенча бүлек башлыгы Булат Гарифуллин «Ак Барс-Питрәч» ҖЧҖендә һәм «Ак барс» агрокомплексы» ҖЧҖендә булдылар.


28
сентябрь, 2024 ел
шимбә

Бүген «Казан» агросәнәгать паркы территориясендә Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнары һәм мәгариф оешмалары катнашында «Осталар шәһәре 2024» авыл хуҗалыгы продукциясенең һәм техник иҗат эшләнмәләренең республика ярминкәсе узды.


27
сентябрь, 2024 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 2025 елга Юллама белән мөрәҗәгать итте. Юллама Казан шәһәренең С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында игълан ителде.

Татарстан Республикасында Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе проекты кысаларында Әлмәт шәһәрендә «Фермер утраучыгы» ачылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International