Марат Җәббаров яшь татарстанлыларның хыялларын тормышка ашырды

2024 елның 27 декабре, җомга

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров "Теләкләр чыршысы" Бөтенроссия хәйрия акциясендә катнашты һәм Яңа ел чыршысыннан балаларның хыяллары язылган открыткаларны алды.

Бүген әлеге балаларның барлык теләкләре үтәлде. Марат Җәббаровның Яңа ел бүләкләрен ике балага тапшырдылар: Кукмара районыннан Рузиягә — телескоп, Биектау районыннан Ралинга — батут.

"Теләкләр чыршысы" 2018 елдан башлап бөтен Россия буенча гамәлгә ашырыла һәм ел саен изге гамәлләр кылырга әзер булган меңләгән кешене берләштерә. Акцияне оештыручылар һәм башкаручылар тырышлыгы белән алты ел эчендә 210 меңнән артык балаларның яңа ел теләге тормышка ашырылды. Акциядә катнашучыларның теләкләрен ел саен меңләгән битараф булмаган гражданнар тормышка ашыра, болар: дәүләт учреждениеләре, коммерциячел оешмалар вәкилләре, шәхси затлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International