Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты (ЗМК) 2024 елның 9 аендагы эшенә йомгаклар ясады. Шул вакыт эчендә ЗМК 88 мең тоннадан артык продукция җитештергән. Аерым алганда, комбинат «Очень важная корова» бренды астында 33,5 мең тонна продукт эшләп чыгарган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, үсеш 6,4% тәшкил итә. Шулай ук федераль сәүдә челтәрләре өчен комбинат 9,5 мең тонна продукт җитештергән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 0,5%ка күбрәк. «Васькино счастье» һәм «Обнимама» линейкалары астында 25 мең тоннадан артык продукция җитештерелгән — бу 87 миллионга якын кап.
2024 елның 9 аенда компания 68,2 мең тонна продукция җитештергән. Комбинатта барлыгы 145 млн кап сөт продуктлары җитештерелгән.
Предприятиенең Зеленодольск, Чистай һәм Буадагы өч җитештерү мәйданчыгында сөт-чимал 189 мең тоннадан артык эшкәртелгән. Сөт-чимал эшкәртүнең гомуми көнлек күләме 693 тоннага җиткән.
2024 елның 9 ае нәтиҗәләреннән күренгәнчә, комбинат җитештерү мәйданчыкларын яңартуга инвестицияләр кертүне туктатмаган. Иң күп кертемнәр Чистай филиалында эремчек җитештерү участогын киңәйтүгә кертелгән. Зеленодольскида йомшак эремчек җитештерүне арттыру участогын модернизацияләү дәвам итә. Суыткыч-компрессор агрегатларын яңарту буенча эшләр дә планлы рәвештә бара.