Татарстан Республикасы «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасында актив катнаша. 2024 елда әлеге программа буенча чараларны финанслауның гомуми күләме 5,3 млрд сум булды, шул исәптән: федераль бюджеттан - 3,9 млрд сум, Татарстан Республикасы бюджетыннан - 909 млн сум, җирле бюджет акчалары - 22 млн сум, бюджеттан тыш акчалар - 495 млн сум, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.
Бу акчаларга түбәндәгеләр өчен эшләнде; «Авыл территорияләрендә яшәүче гражданнарның торак шартларын яхшырту» юнәлеше буенча 10 гаиләгә - 882 кв. метр һәм «Яллау шартнамәсе буенча торак төзү (сатып алу)» юнәлеше буенча 118 гаиләгә 8660,7 кв. метр торак бирелде; 38 муниципаль районда 92 җәмәгать урыны төзекләндерелде; Лаеш районында компактлы торак төзү буенча 1 проект гамәлгә ашырылды; 1,5 млрд. сумга 8 социаль-мәдәни көнкүреш объектына һәм 3 агросәнәгать комплексы объектына 44 км автомобиль юллары норматив хәлгә китерелде; “Авыл территорияләренең бүгенге торышы” федераль проекты буенча 10 социаль һәм 9 инфраструктура объекты төзекләндерелде.
2025 елда әлеге программа чараларын гамәлгә ашыруга 4,1 млрд. сум акча биреләчәк.
2024 елда «Авыл ипотекасы» программасы буенча 3,8 млрд. сум күләмендә 747 ипотека кредиты бирелгән.