Бүген Казанда “Авыл хуҗалыгы химиясе” (“Сельхозхимия”) системасы оешуга 45 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Анда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин катнашты.
«Татагрохим» ААҖ үз исемен 2002 елда ала һәм ел саен 80 мең гектар чамасы мәйданда әче туфракны известьлый, бу исә Татарстан Республикасы туфрагының уңдырышлылыгын саклап калырга мөмкинлек бирә.
“Шул еллар дәвамында сез үзегезне авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен ышанычлы партнер буларак күрсәттегез, аларны югары нәтиҗәләргә ирешү өчен барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин иттегез. Районның 28 предприятиесе, 10 ярдәмче хуҗалыгы һәм 17 известь ашламасы чыгару карьерлары - болар барысы да сезнең һөнәри осталыгыгызны һәм югары сыйфатка омтылуыгызны күрсәтә. Карьерлар 1,5 млн. тоннага кадәр известь ашламасы һәм 800 мең тонналап вак таш җитештерәләр, бу исә эшне оештыруның һәм идарә итүнең югары дәрәҗәдә булуы турында сөйли”, - диде Дмитрий Яшин.
Дмитрий Яшин Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров исеменнән агросәнәгать комплексының тармак үсешенә өлеш керткән иң яхшы хезмәткәрләрен котлады. «Актанышагрохимсервис» ҖЧҖ директоры Хәлим Бикмөхәммәтов, «Сабаагрохим» ҖЧҖ директоры Илһам Кәримов, «Апас» агросервисы» ҖЧҖ директоры Фәнил Нуруллин һәм Үрәсбаш ярдәмче хуҗалыгы директоры Анатолий Тимофеев Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Министр урынбасары шулай ук «Балтачагрохимсервис» ҖЧҖ директорының җитештерү буенча урынбасары Рәмис Закировка Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
Дмитрий Яшин «Чирмешәнагро» ҖЧҖ директоры Илшат Гозәеровны һәм «Татагрохим» ААҖ генераль директорының беренче урынбасары Рәис Миңнуллинны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
«Татагрохим» ААҖ Россия Федерациясе территориясендә әйләнешкә рөхсәт ителгән агрохимикатлар исемлегенә кертелгән Татарстан Республикасы 23 карьерыны известь ашламаларының рәсми регистранты булып тора. 2018 елда агрохимикатларны яңадан теркәү үткәрелгән, болар: җирле известь ашламалары - известь оны, доломит оны, мергель. Яңа техник шартлар эшләнгән. Агрохимикатның дәүләт теркәвенә алынуы турында таныклык бирелгән, ул 2028 елга кадәр гамәлдә була.