Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы АПК Ветераннар советы Президиумының Яңа ел алды утырышы һәм агросәнәгать комплексы ветераннарын бүләкләү тантанасы узды. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры исеменнән ветераннарны Яңа ел белән министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов котлады һәм аларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Чарада шулай ук АПКның Ветераннар советы рәисе Марс Алиев катнашты.
“Ветераннар - зур тарихлы легенда кешеләре алар. Сез безнең өчен тормыш зирәклеген һәм традицияләрен саклаучылар булып торасыз. Еллар буе сез туплаган белем, тәҗрибә бүгенге көндә аеруча мөһим. Сез безнең өчен ватанпәрвәрлек, эшкә тугрылык, сабырлык, чыдамлык үрнәге һәм безне үзегезнең эшкә сәләтегез һәм оптимизмыгыз белән сокландыруыгызны дәвам итәсез”, - дип билгеләп үтте Ленар Гарипов.
Нәтиҗәле хезмәтләре, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш кертүләре, һөнәри осталыклары һәм хезмәтне яратулары өчен ветераннарга «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны» күкрәк билгесе һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Алар арасында: Рамил Мохтар улы, Роберт Гыйниятулла улы, Әхмәтҗан Галимҗан улы, Габделбәр Газиз улы һәм Виталий Григорьевич.