Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровның Яңа ел белән котлавы

2024 елның 31 декабре, сишәмбе

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллективы исеменнән һәм шәхсән үзем сезне чын күңелдән Яңа ел белән котлыйм!

Узып баручы ел безнең аграр тармак өчен җитди сынаулар һәм казанышлар чоры булды. Без, авыл хуҗалыгының тотрыклылыгын һәм үсешен тәэмин итеп, һичшиксез, авырлыкларны җиңеп чыга алдык, азык-төлек иминлеген ныгыттык. Безнең уртак эшебезгә – республикабызны үстерүгә – һәркем шәхси хезмәте белән, кайгыртучанлык һәм тырышлык күрсәтеп, үз өлешен кертте. Аграрийларның фидакарь хезмәтләре һәм максатчан юнәлештә барулары нәтиҗәсендә Татарстан яңа казанышларга ышанычлы адымнар ясый.

Яңа ел – башкарылган эшләргә йомгаклар ясау һәм алга яңа бурычлар кую өчен мөһим чор. Быелгы уңышларыбыз белән горурлана алабыз, инде киләчәктә дә яңа идеяләрне һәм проектларны тормышка ашыру өчен үзебездә көч табарбыз, дип ышанам, чөнки алда безне зур казанышлар көтә, ә хезмәтне ярату һәм бердәм булу теләсә нинди кыенлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итәчәк.

2025 ел яңа мөмкинлекләр һәм уңышлы башлангычлар елы булсын. Сезгә һәм һәрберегезнең гаиләсенә куанычлы көннәр, нык саулык-сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар телим!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International