Татарстанда, беренчел белешмәләргә караганда, барлык категория хуҗалыкларда, ашлык кукурузын да кертеп, 3 млн. 867 мең тонна ашлык җыелган. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы ахуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шундый белешмәләр җиткерде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Узып баручы елга йомгаклар турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы түбәндәге белешмәләрне бирде: бөртеклеләрнең гомуми күләменнән 2 млн. 235 мең тонна бодай тәшкил итә, 967 мең тонна - арпа, 267 мең тонна - ашлык кукурузы.
Республикада шулай ук 960 мең тонна бәрәңге, 286 мең тонна яшелчә, 828 мең тонна майлы культуралар, 2 млн 400 мең тонна шикәр чөгендере җыелган.
Шикәр заводларында 1 млн 484 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртелгән, сезон башыннан бирле 211 мең тонна шикәр җитештерелгән. Кагатлардан 795 мең тонна чимал чыгарасы бар әле.
2025 елга хуҗалыклар җитәкчеләре һәм агрономнары алдында торган бурычлардан: чәчүлек мәйданнарын саклап калу һәм киләсе елның чәчү кампаниясен кирәкле ресурслар белән тәэмин итү тора.
Моннан тыш, чит ил селекциясе сортлары һәм гибридлары урынына үзебезнекеләрне сайларга кирәк.
Марат Җәббаров шулай ук терлекчелек тармагын үстерү йомгаклары турында да сөйләде. 2024 елда, фаразлаулар буенча, 2 млн 266 мең тонна сөт җитештереләчәк, бу быелгыга караганда 70 мең тоннага күбрәк, 2023 елга карата - 103%. Йомырка җитештерү 2,4%ка артыр дип көтелә - 1 млрд.600 млн. данә. Сугым өчен тере үлчәмдә терлек һәм кош-корт җитештерү фаразы - 514 мең тонна, бу узган ел дәрәҗәсендә.
Министр, республика үзен терлекчелек продукциясе белән тулысынча тәэмин итә, дип белдерде.
Сөт җитештерүнең үсеш ноктасыннан берсе - сөт комплекслары төзү. Агымдагы елда 13,6 мең башка исәпләнгән 16 комплекс файдалануга тапшырылды.
Шулай ук 15 мең баш сыерга исәпләнгән 20 инвестпроект төрле стадияләрендә гамәлгә ашырыла.
Марат Җәббаров муниципаль районнар башлыкларына һәм хуҗалыклар җитәкчеләренә, бәйрәм көннәрендә терлекчелек фермаларының һәм комплексларының өзлексез эшләвен тиешле дәрәҗәдә оештырырга кирәк, дип мөрәҗәгать итте.
2024 елда 10 млрд. сумлык 3032 бер. техника сатып алынган, шул исәптән «Росагролизинг» АҖ аша 8,7 млрд. сумлык 1272 авыл хуҗалыгы машинасы сатып алынган.
Шул ук вакытта министр машина-трактор паркының шактый тузган булуын билгеләп үтте (техниканың 60%ы амортизациясе узган килеш кулланыла, 8 һәм аннан да күбрәк ел).
Ул техниканы алдагы кыр эшләренә әзерләү барышы турында җентекләбрәк сөйләде. 2024-2025 еллардагы ремонт сезонында 9380 трактор, 3600 комбайн, 10700 чәчү һәм туфрак эшкәртү машиналарын ремонтларга кирәк булачак. Барлык авыл хуҗалыгы техникасын торгызуга 6 млрд. сумга якын акча кирәк булачак, шул исәптән техниканы язгы кыр эшләренә әзерләүгә - 3,2 млрд.сум, урып-җыю эшләренә - 2,8 млрд. сум.
Агросәнәгать комплексының уңышлы һәм тотрыклы эшләве, беренче чиратта, тармакка дәүләт ярдәме белән билгеләнә, диде Марат Җәббаров. 2024 елда республиканың агросәнәгать комплексына 78 юнәлеш буенча 13,6 млрд сум күләмендә дәүләт ярдәме күрсәтелде, федераль бюджеттан – 2,7 млрд сум, республика бюджетыннан – 10,9 млрд сум.